Безнең спортчылар «Зилант»ны 4:2 исәбе белән җиңде һәм лидерлыкка чыкты
ПЛХЛ һәвәскәрләр лигасы чемпионатында «АВ» дивизионында өченче тур уеннары узды. «Пестрецы» ирләр командасы үз бозында Казанның «Зилант»ын кабул итте.
Уен тигез көрәштә, безнең хоккейчыларның кайбер өстенлекләре белән үтте. Питрәчлеләр рәттән өч алка керттеләр һәм 3:0 исәбе белән алда бардылар. Шуннан соң гына казанлылар алка кертә алдылар, моңа питрәчлеләр яңадан кертелгән алка белән җавап бирделәр һәм бераз тынычландылар.
Өченче периодта «Зилант» тагын бер тапкыр гол кертте, һәм уен питрәчлеләр файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды. Шул рәвешле, рәттән икенче тапкыр бер үк исәп белән җиңү яуланды – 4:2.
Соңгы уенда голлар Артем Мурашов, Альмир Дәминов, Антон Абдуллин һәм Данил Воркунов исәбендә. Өч турдан соң безнең хоккейчылар максималь санда очко җыйдылар һәм турнир таблицасы лидерлары арасында. «Д» дивизионында уйнаучы «Пимери» командасы Казанда «Стрела» командасы белән уйнады һәм 2:4 исәбе белән оттырды.