Җәмгыять

Питрәчтән подполковник Руслан Шиһабетдинов турында

Ул гаиләдә беренче бала булып туа.

Кеше гомерендә сүз белән генә аңлатып булмый торган авыр югалтулар була. Аларны вакыт та дәваламый, еллар да оныттырмый. Көндәлек мәшәкатьләр, тормыш агышы, янәшәдәге якын кешеләрнең җылысы да йөрәккә кереп оялаган сагышны тарата алмый. Ул югалтулар белән яшәргә өйрәнәсең, ә күңелдәге бушлыкны мәңгелек мәхәббәт, хәтер һәм сагыну тутыра.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

2025 елның 30 августында подполковник Руслан Гыльман улы Шиһабетдинов һәлак булды. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, үз кул астында хезмәт итүчеләрнең хөрмәтен казанган, якыннарының кадерле кешесе булган офицер. Әти-әнисенең яратып көтеп алган беренче баласы, аларның горурлыгы һәм таянычы, яраткан ир, ике малайның газиз әтисе иде ул. Ә солдатлары өчен — авырлык килгәндә беркайчан да ташлап калдырмый торган ышанычлы командир.

Бүген аның әти-әнисе Гыйльман Гыймран улы белән Елена Николаевна, тормыш иптәше Евгения күңелләрендә кабат Руслан белән бәйле хатирәләрне барлый. Бер-бер артлы балачак еллары, мәктәп фотолары, үсмерләрчә мавыгулар, хәрби училище, ерак Ерак Көнчыгыш, гаилә бәхете, сирәк эләккән яллар, көтеп алынган шалтыратулар искә төшә. Һәр истәлектә — аның белән бәйле бер гомер. Һәм шул гомерне икегә бүлгән соңгы көн…

Без Питрәчтә Шиһабетдиновларның зур йортында очраштык. Руслан монда үскән. Евгения дә уллары Ратмир һәм Реналь белән иренең туган ягына, аның гаиләсенә якынрак булу өчен күченеп кайткан. 

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Беренче бала — Аллаһы бүләге

Сүзне Гыйльман абый Коръән аяте укудан башлады. Тавышында ныклы иманга таянган, тормыш сынауларын сабырлык белән кабул итәргә өйрәнгән кеше тынычлыгы. Әмма бу тынычлык артында нинди тирән сагыш ятканын аңлау өчен сүзләр кирәкми.

Руслан гаиләдә беренче бала булып туа. Әти-әнисе өчен аның дөньяга килүе чиксез бәхеткә әверелә. Ул чакта Еленага — унсигез, Гыйльманга егерме бер яшь кенә була.

— Лена бәбиләде, улыгыз туды дигән хәберне ишеткәч, иң беренче мин утырып еладым. Бәхеттән иде бу күз яшьләрем. Беренче бала — Аллаһы бүләге бит ул. Аны сөяргә, үчтеки итәргә дип эштән өйгә ашыга-ашыга кайтканнарымны хәтерлим, — дип искә ала әтисе.

Руслан кечкенәдән үк тиктормас, кызыксынучан, һәр нәрсәне үзе белергә омтылган бала булып үсә. Балалар бакчасында аңа беренче тапкыр шигырь ятларга бирәләр. Тәрбияче шигырьне кәгазьгә яза, әти-әнисе аңа шигырьне шул язуга карап өйрәтә. Бәйрәмдә чыгыш ясаганда, малай кесәсеннән әлеге кәгазьне чыгарып, әле хәрефләрне белмәсә дә, шигырьне укыгандай итеп сөйләп бирә. Әтисе бу вакыйганы бүген дә елмаеп искә ала.

Хәтерендә улының беренче тапкыр мәктәпкә барган көне дә сакланган. Бер фотосурәттә — кулына чәчәк бәйләме тоткан кечкенә Руслан һәм аның янәшәсендә әтисе. Еллар узгач, Руслан үзе дә үз улы белән дә шундый ук фотога төшә. Әйтерсең лә, бу кадрлар аша өч буынны берләштергән күренмәс җеп сузыла. Гаилә тарихы дәвам итә…

Ул балачактан спортка тартыла: хоккей, футбол уйный. Еш кына үзеннән өлкәнрәкләр белән дуслаша, дуслыкка тугры була белә. Мәктәптә бергә укыган дуслары бүген дә аның гаиләсе белән аралашып тора. Инде икенче ел рәттән алар Руслан истәлегенә футбол турниры үткәрә.

— Безнең арада да үзгә бер якынлык булды. Без әти белән ул түгел, ә чын дуслар идек. Бер-беребез белән киңәшләшә, күңелдәге уйларны уртаклаша, бүлешә ала идек. Мин аны, ул мине һәрвакыт аңлый идек. Ул өйгә кайткан саен ярдәм итәргә, миңа ял бирергә тырышты, — ди Гыйльман абый.

Әтисе сүзләрендә улы белән горурлану да, аның белән үткәргән һәр мизгелне кадерләп саклау да, иң якын дустын югалту сагышы да чагыла.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Елена Николаевна да гаилә тарихларының башлануын җылы хисләр белән искә ала. Гыйльман абый белән танышканда ул әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган була. Егет апасы янына Питрәчкә кунакка килә, ә апасы Еленаның дусты белән күрше булып яши. Бер очрашу ике яшь кешенең язмышын үзгәртә. Алар бер-берсенә гашыйк булалар һәм башка аерылышмыйлар. Быел аларның бергә гомер итүләренә 36 ел тулган.

Еленаның әнисе башта кызы өчен борчыла. Әмма вакыт узу белән Гыйльман аның өчен дә үз улыдай якын кешегә әверелә. Алар арасында җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаша. Елена булачак иренең динен кабул итә, мөселман гаиләсе традицияләре буенча яшәргә ризалаша. Яшь гаилә тормышын ветеринария институтының тулай торагында башлый. Руслан җиде айлык булып туа. Ул тугач, гаилә Еленаның әти-әнисе йортында, Питрәчтә яши. Әтисе ягыннан әби-бабасы да яшьләргә ярдәм итә.

Гыйльман Гыймран улы читтән торып укуга күчә, кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Озак та үтми, яшь гаиләгә бер бүлмәле фатир бирәләр. Кечкенә генә фатир, беренче гаилә мәшәкатьләре, яшьлек хыяллары һәм алдагы көннәргә зур өметләр белән башлана аларның уртак тормышы…

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Хыялдан башланган язмыш

Югары сыйныфларда укыганда Русланга һөнәр сайлау вакыты җитә. Озын буйлы, төз гәүдәле, яхшы укучы егеткә әнисе Казан югары танк команда училищесы турында сөйли. 

— Миңа хәрбиләр һәрвакыт ошый иде, — дип искә ала Елена Николаевна. — Үземә хәрби кешенең хатыны булырга язмады, хәрби хезмәткәрнең әнисе булырмын дип уйладым. Ул вакытта дөньялар тыныч иде. Русланга хәрби булырга тәкъдим иттем, ул ризалашты.

Руслан Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Катгый тәртипкә, төгәллеккә һәм җаваплылыкка өйрәнә. Әти-әнисе сөйләвенчә, уку елларында ул беркайчан да авырсынуын белдерми, арыдым дип зарланмый. Аны почетлы каравыл ротасына кабул итәләр. 

Ялга кайткан саен Руслан үзе генә түгел, ә училищега төрле төбәкләрдән килгән курсташларын да кунакка алып кайта. Түбән Новгородтан, Мари Иленнән һәм башка яклардан килгән егетләрне аның әти-әнисе йортында һәрвакыт ачык йөз, кайнар ризык, мунча һәм чиста кием көтә. Елена Николаевна курсантларның формаларын юа, яшь егетләрне үз балаларыдай кайгырта. Туган йортларыннан еракта яшәүче бу балаларга ана җылысын бирергә тырыша.

Дүртенче курста укыганда Руслан өйләнә. Әти-әнисе уллары сайлаган кызны яратып кабул итә. Гыйльман абый үзе дә яшьли гаилә корганга, улын да хуплый гына.

— Руслан энесе Ниязның туенда аңа: «Үзеңнең балаларың булмыйча, син әти-әнинең безне никадәр яратуын аңлый алмыйсың», — дигән иде, — дип искә ала ул.

Нияз өчен Руслан абый гына түгел, ә өлкән дус, киңәшче һәм үрнәк була. Алты яшьлек яшь аермасы аларны бер-берсеннән ерагайтмый, киресенчә, тагын да якынайта. Кече энесе һәрвакыт абыйсының ышанычлы терәген тоя, кирәк чакта аның ярдәм итәчәгенә, яхшы киңәш бирәчәгенә ышана.

Училищены тәмамлагач, офицер хезмәте башлана. Русланны Ерак Көнчыгышка, Кытай чигеннән ерак булмаган Бабстово авылына билгелиләр. Яшь офицер өчен бу — мөстәкыйль тормышта беренче җитди сынау, яшь гаилә өчен исә туган йорттан еракта узачак озын елларның башы була. Руслан белән бергә хатыны Евгения дә юлга чыга.

Фото гаилә архивыннан
Фото гаилә архивыннан 

Мәхәббәт өчен чикләр юк

Евгения белән Руслан кыз медицина училищесында укыган чакта таныша. Өч бала үстергән әти-әнисенә ярдәм итү өчен Евгения кичләрен ресторанда эшли. Руслан ул вакытта курсант була, дуслары белән ресторанга килә. Кыз аның хәрби кеше икәнен белгәч, үзе әйтүенчә, гомерен хәрби хезмәткәр белән бәйләргә һич тә планлаштырмый.

Ләкин булачак офицер үз дигәненә ирешергә күнеккән була. Ике ай буе алар телефоннан аралашалар. Ниһаять, Русланның туган көненә бер атна кала күрешәләр. Егет кызны бәйрәмгә чакыра. Шулай итеп, Евгения соңрак үз өенә әвереләчәк йорт бусагасын беренче тапкыр атлап керә.

Алда нәрсәләр көткәнен кыз яхшы аңлый: хәрби хезмәт, бер урыннан икенчесенә күченүләр, авырлыклар, озакка сузылган аерылышулар. Әмма йөрәге сайлаган кешегә карата аның бернинди икеләнүе дә булмый.

— Мин аны яраттым. Һәм бүген дә яратам. Әнием: «Язмышыңны үзең сайлыйсың, шуны бел: җиңел булмаячак», — диде. Ләкин ул вакытта мәхәббәтең белән очрашканда, алдагы авырлыклар турында уйлыйсыңмыни? — дип искә ала Евгения.

Аларның ширбәт айлары да үзгә була. Диңгез буе, кунакханәдә ял итү урынына — бер атна поездда баралар. Яшь гаилә җир читенә, илнең икенче башына, Русланның беренче хезмәт урынына юл тота.

Евгения Бабстоводагы беренче көннәрен бүген дә хәтерли. Хәрби гарнизон, анда биш йорт, ике атнага бер тапкыр гына азык-төлек китерелә торган бер кибет… Тулай торак бүлмәсендә пружиналары идәнгә тигән ике тимер карават. Әмма бәхетле булу өчен болар гына киртә була алмый. Соңрак аларга уңайлырак торак бирәләр. Шулай итеп, чын офицер тормышы башлана: хезмәт, командировкалар, яңа урыннар, иренең өйгә кайтуын зарыгып көтүләр…

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Руслан Ерак Көнчыгышта сигез ел хезмәт итә. Биробиджанда аларның беренче уллары Ратмир туа. Евгения ире турында купшы сүзләр белән сөйләми. Аның хәтерендә Руслан, иң беренче чиратта, бик ышанычлы кеше булып саклана. Мәрхәмәтле, игътибарлы, кайгыртучан. 

— Аннан беркайчан да ярдәм итүен сорарга кирәкми иде, ул барысын да үзе белеп, алдан күреп эшли иде, - ди Евгения.

Руслан хатынына хәрби хезмәтенең барлык нечкәлекләрен дә сөйләми. Аның үз кагыйдәсе була:

«Мин сиңа белергә кирәк кадәресен генә сөйлим». Евгения дә артык сораулар бирмәскә өйрәнә. Әмма бу аның ире өчен борчылмавын аңлатмый. Телефон аша тыныч кына сөйләшүләр артында йокысыз төннәр, өзелеп көтүләр, билгесезлек һәм күңел түренә яшерелгән курку яши.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Зар-иртизар булып көтү

Русланның беренче тапкыр Сириягә китүен әти-әниләре белми дә кала. Аларны борчырга теләмичә, ул хатынына аларга кая булуын әйтмәскә куша. Евгения иренең сүзен тыңлый. Бу серне берүзе саклый.

— Алар миңа шалтыратып, Русланның хәлен, кайда булуын сорашалар иде. Мин командировкада, барысы да яхшы, дип җавап бирә идем. Ә үземнең эчемдә ут: аның кайда икәнен дә, ничек икәнен дә белми идем. Элемтә юк. Ул вакытта операцион шәфкать туташы булып эшли идем. Телефон шалтыраса, хирурглар мине хәтта операция бүлмәсеннән дә чыгаралар иде. Алар барысы да миңа инде бер-ике ай хәбәре булмаган ирем шалтыратырга мөмкин икәнен аңлыйлар иде, — дип сөйли Евгения.

Беренче булып Русланның кайнар ноктада икәнен әтисе белә. Ул килененә шалтыратып, Руслан кайда дип сорый. Евгения Хабаровск янында, дип җавап бирә. Гыйльман абый дөресен әйт, мин барысын да беләм дигәч, Евгения беренче тапкыр үзен тыя алмыйча кычкырып елап җибәрә.

Елена Николаевна да үзеннән нәрсәдер яшерүләрен сизенә. Ул Евгениянең холкын яхшы белә: Руслан чыннан да гадәти командировкада гына булса, ул, һичшиксез, аның янына чыгып киткән булыр иде дип уйлый.

— Өйгә кайттым да: «Руслан кайда? Миңа дөресен сөйләгез», — дидем, — дип искә ала әнисе.

Озакламый махсус хәрби операция башлана. Руслан беренче көннәрдән үк анда була.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Бер көнне Евгения Питрәчкә посылка җибәрә. Аның эченә кечкенә генә бәби оекбашлары һәм УЗИ фотосы да сала. Әти-әни шулай итеп үзләренең тагын бер оныклары булачагын белә. Реналь әтисе махсус хәрби операциядә булганда дөньяга килә. Озак вакыт Руслан белән элемтә булмый диярлек. Евгения армия штабына йөри. Анда командирлар рация аша хәбәр алырга тырышалар. Айлар шулай өзелеп көтеп, һәр көн хәбәр алырга өметләнеп уза.

Ренальгә берничә ай тулгач, Руслан ялга кайта. Шул чакта Питрәчтә Шиһабетдиновлар йортында бөтен гаилә җыела: әти-әниләр, уллары, киленнәре, оныклары... 

— Нияз да гаиләсе белән монда торды. Бер табын артында тугыз кеше утыра торган идек. Гөр килдек. Барыбыз да бергә. Барыбыз да да исән-сау, - дип елый Елена Николаевна. 

Ләкин яллар бик тиз үтә шул. Руслан кире хезмәтенә китүгә, өйгә яңадан тынлык иңә. Якыннары яңадан киләсе очрашуга кадәр көннәрне саный башлый. 

Җәй җитә, мәктәптә каникуллар башлана. Елена Николаевна киленен балалар белән Питрәчкә чакыра:

— Кайт, кызым, бераз бездә торып кит.

Ләкин Евгения иренә якынрак булырга тели, Русланның тиздән кайтачагына өметләнә. Сентябрьдә аның чираттагы ялы булырга тиеш була.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Йөрәк кушкан карар

30 август. Төнге сәгать икедә, таң алдыннан, Питрәчтә Шиһабетдиновлар йортында телефон шалтырый. Евгения ике генә сүз әйтә ала:

— Руслан һәлак булды…

Бу хәбәрне ишеткән әти кешенең йөрәген чиксез әрнү биләп ала. Намазын калдырмады, күпме дога кылды, күпме ялварды, күпме өметләнде бит ул… Нигә Аллаһы Тәгалә аның догаларын кабул итмәде икән?! Нигә газиз улын саклап калмады?

— Мин һәрвакыт Аллаһы Тәгаләдән улыма гомер сорадым. Һәр намазымда аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләдем. Һәлак булуы турында белгәч, Раббыбызга: «Нигә минем догаларымны ишетмәдең? Нигә баламны саклап калмадың?» —дидем. Аннары аның ничек итеп һәлак булганын белгәч, кулларымны күтәреп Аллаһы Тәгаләдән кабат мине гафу итүен үтендем, - ди Гыйльман абый.

Ул көнне дошман гаскәрләре «Көнчыгыш» төркемнең идарә итү пунктына һөҗүм итә. Подполковник Шиһабетдинов анда махсус бурычлар үти. Кинәт янгын чыга. Ут һәм куе төтен бик тиз тарала, бина эчендәге хәрбиләрнең гомеренә куркыныч яный, подразделениеләр белән идарә итү, хәрби бурычны үтәү дә куркыныч астында кала. Шул мизгелдә Руслан Гыйльман улы иң авыр, әмма бердәнбер дөрес карар кабул итә. Ул кешеләрне эвакуацияләү өчен җир астындагы янган идарә итү пунктына керә.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Бу адымның үз гомере өчен никадәр куркыныч булуын тәҗрибәле хәрби, әлбәттә, яхшы аңлагандыр, әмма иптәшләрен язмыш кочагына ташлап калдыра алмаган ул. Аның батырлыгы, фидакарьлеге һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә унөч хәрбинең гомере саклап калына. Бу хәлне контрольгә алырга һәм хәрби бурычны үтәүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Әмма соңгы тапкыр бина эченә кергәндә, җир асты юлларының түшәме ишелеп төшә. Руслан Гыйльман улы һәлак була.

— Янгын башланган вакытта улым штаб эчендә булмаган, Аллаһы Тәгалә аны саклаган бит, әмма балам иптәшләрен коткару өчен ут эченә үзе кергән. Үзе шулай карар иткән, - ди әтисе.

Руслан үзенә, офицерлык антына, намусына соңгы мизгеленә кадәр тугры кала.

Гыйльман абый диннең аңа көч бирүен, догаларның күтәрә алмаслык булып тоелган кайгыны кичерергә ярдәм итүен әйтә. Мондый югалтуны ул дошманыма да теләмәс идем, ди. Ә иң авыры — газиз улының әтисеннән алда китүен кабул итү.

— Ләкин мин ышанам, ул безне Җәннәт капкасы төбендә каршы алачак, - ди ул.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Гыйльман Гыймранович улының истәлеген гаилә хатирәләрендә генә түгел, изге гамәлләр аша да сакларга тели. Бүген ул Осиновский бистәсендәге янгыннан зыян күргән мәчетне торгызу белән мәшгуль. Мәчет Ватанны саклаучылар хөрмәтенә яңадан төзелә. Бу эшнең аның өчен аерым мәгънәсе бар.

Кечкенә Руслан нәкъ менә шушы мәчеткә йөргән, ислам нигезләре белән танышкан. Улына карап, Гыйльман абый үзе дә дин юлына баскан. Хәзер ул бу төзеләчәк мәчеттә туган йортларына әйләнеп кайта алмаган ир-егетләр рухына догалар кылынуын тели.

— Әфганстанда, Чечняда күпме яшь егетләр — унсигез-унтугыз яшьлек балалар һәлак булды… Бүген дә яшьләребезне югалтабыз. Мин биредә алар рухына дога кылуларын телим. Бу урын Ватанны саклаучылар истәлеген саклый торган урынга әверелсен иде, — ди ул.

Фото гаилә архивыннан
Фото гаилә архивыннан 

Ул яшәгән йортта тормыш дәвам итә

Руслан һәлак булганнан соң Евгения уллары белән Питрәчкә күченеп кайткан. Ратмир белән Реналь әби-бабай җылысын тоеп үсә. Алар һәммәсе дә Русланны сагынып яши. Һәркайсының күңелендә ул — үз урынын беркем дә алыштыра алмый торган кадерле кеше.

Олы уллары Ратмир әтисенә охшаган. Озын буйлы, төз гәүдәле, спорт белән шөгыльләнә, баскетбол ярата. Әмма әнисен иң нык борчыганы — улының әтисе юлыннан китәргә теләве.

Ратмир әле өч яшьлек чакта ук хәрби булам дип әйтә торган була. Евгения ул вакытта моңа әллә ни әһәмият бирми. Әмма бер көнне малай мәктәптән яшь армияче формасын киеп кайта.

— Мин әти кебек булам, — ди ул.

Баксаң, гаризаны да яшүсмер үзе язган, әнисенә кул куясы гына калган икән. Евгения әтисе һәлак булганнан соң улының бу теләге үзеннән-үзе сүрелер дип өметләнә. Әмма Ратмир әлегә үз фикерен үзгәртергә җыенмый.

— Ул миңа: «Әни, мин әти кебек булам», — ди. Холкы белән дә әтисенә бик охшаган. Нәрсә генә сорасаң да: «Барысы да яхшы», — дип җавап бирә. Хәтта интонациясе дә әтисенеке, — ди Евгения.

Реналь әле кечкенә. Спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә, үсә, дөньяны танып белә. Әтисе турында ул фотосурәтләр, әнисе һәм якыннарының сөйләгәннәре аша гына белә. Аңа бик күп хатирәләр тыңларга, әтисенең нинди кеше булуын ишетеп кенә аңларга туры киләчәк.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Руслан бик күп дәүләт бүләкләре иясе. Әмма, мөгаен, аның иң кадерле бүләкләре орден-медальләрендә генә түгелдер. Аның турында бик матур истәлекләр саклана: әтисе улын дустым дип атый, әнисе аны чын кеше итеп үстерүе белән горлана, хатыны бүген дә аңа рәхмәтле, уллары аның кебек булырга хыяллана. Һәм, әлбәттә, Руслан коткарып калган унөч кешенең тормышы дәвам итә, аларның әниләре, балалары бүген күз яше түкми.  

Кеше гомере еллар белән генә үлчәнми. Кемдер бик озын гомер кичерә, әмма искә алырлык эш күрсәтми. Ә кемдер кыска гына гомерендә дә үзеннән соң онытылмаслык батырлык, сагынып сөйләрлек матур хатирәләр калдыра. Русланны белгән кешеләр аны беркайчан да онытмаячак. Ул әтисенең догаларында, әнисенең сагышлы истәлекләрендә, хатынының мәхәббәтендә, улларының елмаюында үзенең яшәвен дәвам итәчәк.

Әтисенең йөрәгендә мәңге сүнмәс өмет яши: «Мин ышанам: ул безне Җәннәт капкасы төбендә каршы алачак…»