Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Безгә квест-уен бик ошады һәм ул исебездә калачак“

    Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте студентлар формированиеләре өчен ел саен үткәрелә торган язгы сборлар Биектау районының "Байтик" лагерендә узды. Анда питрәчлеләр дә катнашты. Безнең районны Дементьев исемендәге Казан авиацион-техник көллият филиалы отряды тәкъдим итте.

    Программада хәзерге заманда һәркем өчен кирәкле булган эмоциональ халәтне регуляцияләү, иҗади потенциаль үсеше профилактикасы буенча тренинглар булды. Сборларда катнашучылар өчен лекцияләр һәм интерактив дәресләр үткәрделәр, алар тоталитар секталарга, деструктив группаларга каршы көрәшкә, радикализм һәм экстремизм профилактикасына юнәлдерелде. Студентлар белән Татарстан Республикасы прокуратурасы белгечләре, Казанның уку йортлары укытучылары, "Ышаныч" республика үзәге психологлары эшләде."Форпост" республика җәмәгать тәртибен саклау үзәге" директоры Андрей Рыков экстремизм профилактикасында һәм социаль челтәрләрдә уңай контент булдыруда җәмәгатьчелекнең, "Форпост" формированиеләренең зур һәм мөһим ролен билгеләп үтте. Форпостчылар сборлар вакытында бик нык дуслашты һәм берләште, яңа дуслар тапты, файдалы күнекмәләр эшләде, ә хәзер яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары өчен республика спартакиадасына әзерләнә башладылар.
    - Мин яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең республика чараларында беренче тапкыр гына катнашмыйм. Бу сборлар миңа бигрәк тә ошады һәм ул минем хәтеремдә озак сакланыр, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты сменада катнашучы Анастасия Рябова. - Оперотряд бик яхшы эшләде, ул безне строевой әзерлек серләренә төшендерде. Кичке чаралар һәм кызыклы лекцияләр бик ошады, бигрәк тә чын шартлатулар һәм заложникларны кулга алу белән квест-уен истә калды. Безнең Питрәч делегациясе төрле взводларда булса да, без һәрвакыт бергә булдык, һәм бер-беребезгә булыштык, барлык сборларда актив катнаштык. Мин җәен "Коркачык" поселогында "Форпост" профиль сменасында катнашырга телим. Форпостчылар өчен республика чараларында катнашып, яңа дуслар белән очрашуга бик шат булачакмын

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: