Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әби-сәбиләргә эш табылды

"Кайгырту" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре "Картлар белән өйдә эшләүнең арт-методлары" программасы кысаларында кызыклы эш алып баралар. Алар һәр атнаны өлкән гражданнарның өйләренә барып, скрапбукинг буенча күнегүләр үткәрәләр.

Эч пошарга вакыт калмый хәзер. Автор фотосы.
Скрапбукинг - кул эшенең үзенә күрә бер төре. Ул олыларга үз куллары белән башкаларда булмаган, үзенчәлекле декоратив әйберләр ясау мөмкинлеге бирә. Әлеге шөгыльләр аларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый: куллары яхшырак йөри башлый, кәефләре күтәрелеп китә. Мондый күнегүләр алдагы көнгә өмет-ышаныч уята, ялгызлык хисеннән котылырга ярдәм итә.
Бу искиткеч техниканы үзләштергәннәрдә беркайчан да ялгызлыктан җәфа чигү хисе тумый. Олылар үз куллары белән кабатланмас эшләнмәләр ясый һәм якыннарына шуларны бүләк итә ала. Андый бүләк бик кадерле була, аны ядкарь итеп саклаячаклар.
- Миңа бу төр кул эше белән шөгыльләнү бик ошый, - ди тәэсирләре белән уртаклашып Галина Клеопатрова. - Кулга да файдалы, вакыт узганын да сизми каласың.
Без дә, үз чиратыбызда, өлкәннәребезнең кәефе күтәрелүенә сөенәбез. Алар өчен тагын да кызыграк шөгыльләр табарга тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса