Алга
  • Рус Тат
  • Десантчылар традицияләргә тугры

    Һава десанты гаскәрләре тарихы 1930 елның 2 августыннан башлана. Мәскәү хәрби округының Воронежда үткән укулары вакытында 12 кешедән торган подразделение беренче тапкыр парашют белән сикерә. 1932 елда авиадесант частьлары оештырыла башлый.

    Менә шул көннән башлап илебездә Десантчылар көне үткәрелә.
    Бөек Ватан сугышы елларында десантчылар зур батырлыклар күрсәтә. Венгрия, Чехословакия, Әфганстан һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычлар үтәүдә катнашалар, Кавказдагы, Урта Азиядәге, Югославиядәге хәрби низагларда «тере барьер» булалар, алар үти алмаслык бурыч юклыгын исбат итәләр. Алар һәрвакыт алгы сафта, кыюлык, батырлык үрнәге булып тора.
    "Зәңгәр беретлар" сафларына эләгүчеләр һәрвакыт хөрмәт уята. Олылар да, яшьләр дә аларга хөрмәт белән карый.
    Безнең район үзәгендә дә һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан бер төркем якташ-десантчылар зәңгәр биретларын киеп очрашуга килде. Алар ел саен локаль сугышларда башларын салган райондашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында җыелыша. Еллар үтүгә карамастан, аларның сөйләшер сүзләре, уртак фикерләре бетмәс-төкәнмәс.
    Питрәчле Сергей Паримуда 80 нче елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Бик күп сугышчан бүләкләргә, медальләргә лаек булган. Ә Игорь Калинин хәрби бурычын Кавказда үтәгән. Ул үзе Арча районыннан, тик ел саен һава десанты гаскәрләре көнендә Питрәчкә хезмәттәшләре янына килә. Аның да орден-медальләре хисапсыз. Элеккеге хәрби, майор Виктор Иютин шулай ук Кавказда хезмәт иткән. Аның батырлыкларын да күкрәгендәге сугышчан бүләкләре раслап тора.
    Ирек Канипов һәм Павел Гуменюкка "кайнар нокталар"да хезмәт итәргә туры килмәгән. Тик алар да чын мәгънәсендә десантчы мәктәбен узган. Туган илләрен сакларга һәрвакыт әзер торалар.
    Очрашуны дәвам итеп «зәңгәр беретлар» һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр, хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: