Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егетләрне патриот итеп тәрбиялиләр

Бу турыда редакциягә егетләребез хезмәт иткән хәрби частьләрдән килгән хатларда еш әйтелә. Әлбәттә, мондый характеристикалар бездә горурлык хисе уята. Чөнки егетләрне ватанпәрвәр итеп гаиләләре, мәктәп, төрле түгәрәкләр, секцияләр тәрбияли.

Бүгенге көндә яшь егетләр үзләре теләп хәрби хезмәткә китәләр. Бик күпләре армия сафларына алынганчы үзләрен физик яктан әзерли, чыныга. Шуңа күрә хезмәт урыннарында да алар сынатмый, гел алгы сафларда була.

Безнең адреска, иң беренче булып, Рөстәм Баһауов турында хат килеп төште. Ул хатта аның турында бары яхшы сүзләр генә язылган. "Үзенең вазифаи бурычларын яхшы үти, алга куйган максатларына ирешә. Коллективта хөрмәт казана, командирлар хәм хезмәттәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре яхшы. Физик яктан яхшы әзерлекле", - дип язылган Рөстәмнең командиры, өлкән лейтенант Илья Иванчев язган хатта.

Шундый ук хат Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә торган Илшат Хазетдинов исеменә дә килде. Аны 42713 хәрби часте командиры полковник А.Молчанов язган: " Көндәлек солдат тормышында рядовой Илшат Хазетдинов иптәшләреннән максатчанлыгы, дисциплина саклавы, тырышлыгы белән аерылып тора".

Шулай ук Питрәч егете, Игорь Товкалев та хәрби-диңгез флотларында намуслы хезмәт итә. Җаваплы, фидакарь, башкаручан - командирлары Игорьне нәкъ менә шундый итеп тасвирлый. Ә бит флотта хезмәт итү җиңел түгел, анда шартлар да кырысрак, хезмәт графигы да тыгызрак, катлаулырак.

Рядовой Ленар Маннапов турында да бары тик яхшы фикердә командирлары. "Һәрвакыт үз өстендә эшли, белемен арттыра, физик яктан ныгый. Үзенә куелган бурычларны намуслы һәм вакытында башкара, иптәшләре белән мөнәсәбәтләре яхшы". Бу сүзләр Ленар өчен горурлык хисләре уята. Рядовой Александр Чубуров турында аның командиры, гвардия лейтенанты А.Саяпов язып җибәргән. "Көн саен үз өстендә эшли, физик әзерлеген ныгыта. Подразделениенең иҗтимагый тормышында актив катнаша, коллективта хөрмәт казана", - дип яза ул якташыбыз турында. Бу сүзләр барысы да Сашаның башка егетләр кебек үк Россия Федерациясе Хәрби көчләре сафларында намус белән хезмәт итүен күрсәтә.

- Районыбыздан хәрби хезмәткә чыгып киткән һәрбер егет турында без бары тик яхшы хәбәрләр генә алабыз. Безнең егетләр спорт белән шөгыльләнеп, чыныгып үсә, шуңа күрә дә армия сафларына яхшы физик әзерлек белән китә. Алар барысы да хөрмәткә лаек, тырыш, эшчән. Нинди генә шартларда да безнең егетләргә таянып була.

1 октябрьдән яңа көзге чакырылыш башлана. Ай ахырында Питрәч егетләренең чираттагы төркеме Ватанны сакларга чыгып китәчәк. Алар турында да туган ягыбызга бары яхшы хәбәрләр генә килеп торыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса