Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшләрен зур осталык белән башкаралар

1 ноябрьдә суд приставлары көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без Федераль суд приставлары хезмәтенең район бүлеге хезмәткәрләре белән әңгәмә кордык.

Суд приставы булу - һәрвакыт тәвәккәллек, җаваплылык күрсәтү, төрле кешеләр белән уртак тел таба белү дигән сүз.

Аларның бурычы акча түләттерүдән гыйбарәт. Бу алиментлар, ЮХИДИ штрафлары, кредитлар һәм башкалар булырга мөмкин.

Еш кына бурычлы кешеләр һәм закон бозучылар суд приставлары алдында үзләрен агрессив тотарга мөмкин. Моңа карамастан, алар катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә югары профессиональлек һәм намус белән карыйлар.

Федераль суд приставлары хезмәтенең район бүлегендә ун хезмәткәр эшли, шуларның дүртесе -башкаручы пристав. Аларның һәркайсы өстендә бик зур йөкләмә ята. Быел алар алимент түләүләре буенча 6 җинаять эше кузгаткан. Бүгенге көндә 30 000гә якын башкарма производство кузгатыла. Шуларның 15 000е - агымдагы елда тәмамланган.

Күптән түгел өч хезмәткәр медаль белән бүләкләнде. Василий Морозовка һәм Наталья Гайнулловага - 3 нче дәрәҗә «Хезмәт өчен», Юлия Ксенофонтовага 2 нче дәрәҗә «Хезмәт өчен» медальләре тапшырылды.


Василий Морозов, бүлек башлыгы урынбасары, эчке хезмәт лейтенанты

- Минем урсатам участок милициясе башлыгы иде. Мин дә кешеләрне якларга телим, дип карар иттем. Хезмәттә 2010 елдан бирле. Хезмәт эшчәнлегемне суд приставы-башкаручы вазыйфасында башладым. Хәзер бүлек башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелдем. Мин үз эшемне яратам. Алга таба да закон нигезендә эшләргә һәм яңа һөнәри максатларга ирешергә телим.


Наталья Гайнуллова, 2 разрядлы өлкән белгеч

- Мин гомер буе суд приставы-башкаручы булып эшләгән апам юлыннан китәргә булдым. Шуңа күрә 2003 елда укуны тәмамлап, федераль хезмәткә эшкә урнаштым. Мин хезмәтемне эш башкаручы вазыйфасыннан башладым. Хәзер өлкән белгеч булып эшлим.

Безнең эш бик мөһим һәм җаваплы. Биредә түземлек һәм игътибарлылык, һәм, әлбәттә инде, сайлаган һөнәреңне яратып башкарырга кирәк. Бездә нормага салынмаган эш көне. Тоткарларга ярамый торган эшләр булгалый. Шуңа күрә һәрвакыт әзер булырга туры килә. Әмма, шуңа да карамастан, мин гаиләмә, яраткан ирем Вадимга һәм ике балама вакыт табам.


Юлия Ксенофонтова, 2 разрядлы өлкән белгеч

- Мин икътисадчы белгечлегенә укыдым. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, суд приставлары хезмәтенә эшкә килдем. Бу карарга хезмәттәшем  һәм дустым  Натальяның туганнан туган апасы Надежда Галактионова йогынты ясады. Мин депозитчы, акча күчерү белән шөгыльләнәм. Үз эшемә бик җитди һәм намус белән карыйм. Кешеләрнең хакимияткә, гаделлеккә һәм тәртипкә ышанычы шуңа бәйле дип саныйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса