Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Иммунолог җәй көне мамыкка аллергия барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты

    Аллергияне мамык үзе түгел, ә серкә китереп чыгара. Ә мамык бик нык очса, сулыш юлларына зыян китерә.

    Аллерголог-иммунолог Диниил Щепеляев сүзләренчә, мондый аллергияне дәвалау өчен стандарт ысуллар кулланырга - антигистамин препаратлар кэчәргә кирәк. Бу хакта RT хәбәр итә.

    Моннан тыш, сулыш юлларын саклау өчен битлек киеп йөрергә була, мамык актив очкан чорда урамга азрак чыгарга, ә аллергия сезоны беткәч, аллерген-специфик иммунотерапиягә күчәргә мөмкин.

    Серкәләнү чоры тәмамлануга килгәндә, монда күп нәрсә әйләнә-тирә мохиткә бәйле, дип билгеләп үтте иммунолог. «Әгәр җылы һәм коры һава торышы булса, мамык озак очачак, яңгырлар явып торса, җиңелрәк булачак», - диде ул.

     


    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: