Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кассада товар бәясе ценниктагыга караганда күбрәк. Бу очракта нишләргә?

Белү мөһим

Гадәттә, кибеттә азык-төлек җыйганда, бәяләргә карап, күпме суммага акча сарыф ителәчәген исәпләп чыгарасың. Әмма кассада сөтне 47 сумнан түгел, ә 52 сумнан,  ипине 26 сумнан түгел, ә 29 сумнан саталар... Бу вак-төяк нәрсә кебек кенә, әмма мондый хәлгә юлыгу күңелле күренеш түгел.

 

Бу һәммәбезгә дә таныш күренеш.  Төп сорау – монда кем гаепле соң,  бу очракта сатып алучыга нәрсә эшләргә?
Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре җавап бирде.
Сез шуны белергә тиеш, мондый хәл килеп туганда сатучы товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатарга  хокуклы.
Сатучылар яңа бәяләрне куярга өлгермәгән, яки бутаган, яисә сатып алучы витринада бөтен нәрсәне бутаган, кайсы бәя кайсы товарныкы икәне аңлашылмый икән, һәр очракта да, кибет хезмәткәрләре җаваплы. Сатучы кулланучыга товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында җиткерегә тиеш.
Әгәр сатучы аны ценникта күрсәтелгән бәядән сатудан баш тартса, сез үз гаделлеккә ирешә алачаксыз. Моның өчен кибет администраторын чакырыгыз һәм аңа килеп туган хәл турында хәбәр итегез. Исбатлау өчен ценникны күрсәтегез яки алдан фотога төшерегез. Кибет җитәкчесе һәм сатучылар үз гаепләрен танымасалар, язмача дәгъва языгыз. Дәгъваны канәгатьләндермәгән очракта сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Һәм аның бу эштә оту мөмкинлеге бик зур. Әмма мондый чикләргә бик сирәк барып җителә. Сатучы үз алдында белемле сатып алучы булуын аңлагач, юл куя. Сез үз хокукларыгызны белергә тиеш, ул чакта мондый күңелсезлекләр күпкә сирәгрәк булачак.


Яхшы сатып алулар сезгә! Һәм кибеткә җыенганда үзегез белән  саклагыч битлек һәм перчаткалар алырга онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса