Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемнәр алар христианнар?

Кем ул христиан кешесе һәм бу исемне йөртергә кем лаеклы?

Иң беренчеләрдән булып, мин шуларны атар идем: чиркәүләрдә барлык халык өчен теләк итеп торучылар, монастырьларда Ходай куйган боерык белән яшәүче монахлар, монахинялар, үз җаннарын кызганмыйча, Христос дине өчен азапланып үлгән изгеләр - болар барысы да христианнар исемлегенә кергәннәр. Хәзерге вакытта рус, керәшен, татар халыклары арасында да бик күп алар. Без дә Иисус Христос чумылган суда чумылып, Ата Ул Святый Тын исемен йөртүче Ходайның балалары. Ходай куйган боерыкларны белеп һәм аңлап ук бетермәсәк тә, "Ышану символы"нда әйтелгәнчә, Иисус Христосның сүзләрен саклап һәм көн дә кабатлап торучы христианнар җыела торган чиркәү кешеләре исемлегенә керәбез.
Безнең дөньябыз иркен һәм киң. Шушы дөньяда бүтән төрле яшәүче христианнар да бар. Алар: католиклар, бантистлар һәм күп төрле сектантлар. Христиан исемен йөртсәләр дә, Ходайга дөрес табынмаучылар дип аталалар. Кеше дөньяга дөрес яшәр өчен туган. Христианнарча яши алмасак та, Ходайны саннап, яратып, кешеләргә мәрхәмәтле булып, яхшы эшләр кылып, көчебездән килгән кадәр булышып, бер-беребезне яратып яшәсәк, чын христиан булырбыз. Ләкин, бу исемне алыр өчен безгә бик күп тырышырга, тир түгәргә кирәк. Иң беренче христианнарның тормышлары бик җиңел булмаган. Апостолларга Святый Тын иңгән көннән ары, аларда бик зур кодрәт һәм көч барлыкка килгән. Халык алардан күргән кодрәт аша, бик күп әйберләрне аңлап, куркып, шатланышып торганнар. Бер дә сүзеннән чыкмый, Аның куйган боерыкларын тотып, чиркәүләрдә теләк итеп, апостолларның әйткән үгетен тыңлап, бер-берсен бик яратып торганнар. Кайсы берәүләре, үзләренең җаннары өчен көйми, кайгырмый, яши торган йорт җирләрен сатып, шул акчаны апостолларга тапшырып, соранып, тилмереп яшәүчеләргә бүлеп бирергә кушканнар. Шушы изге эшләре өчен халык та бик яраткан аларны. Шулай Ходаебыз Иисус Христосның исемен күтәреп, Аның боерыкларын тотып яшәүчеләр "христиан" исемен йөрткән.

Ә хәзер безнең арада "христиан" исемен йөртүчеләр бик сирәк. Кеше үзе өчен генә кайгырып яши, шулай яшәү аркасында аларда ярашу хисе югала. Ә тирәнрәк уйлап карасак, барлык матурлыкны, яхшы, тыныч тормышны чиркәүләрдә генә күрергә мөмкин. Чөнки анда бар да бертигез. Шул чиркәүләрдән алган үгет аша гына барлык халыкны яратырга мөмкин. Ходаебыз Иисус Христос та безнең өчен кайгырып, үзен-үзе качка кадаклаткан. Безнең бар җазыкларыбызны качка кадаклатып, колачын җәеп, безне яратып, булышып тора. Аның шушы азапларын аңлап, куелган боерыклары аша яшәргә тырышсак, без дә христиан исемен йөртә алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса