Бөек Ватан сугышында катнашучының батырлыклары турында сөйлибез.
Хәким Гыймадиев (15.02.1924) Шәле авылыннан. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Армиягә аны 1942 елның 17 августында алалар. Чувашиядә хәрби хәзерлек үткәннән соң, аны Калуга өлкәсенә җибәрәләр. Аннан ул Смоленскка барып җитә, анда егет беренче тапкыр сугышка керә. 1943 елның 21 мартында авиабомба шартлау нәтиҗәсендә аның аягы яралана. Алты ай дәваланганнан соң, аны комиссиялиләр. Күпмедер вакыт хәрби заводларда эшли, аннан туган авылына кайта. Озак еллар йөк ташучы булып хезмәт куя.