Хәзер әбиләр оныкларыннан нәрсәгә өйрәнә ала?
Буыннар теориясе буенча, 90 нчы еллар ахырында 2000 нче еллар башында туган кешеләр өчен гаилә беренче урында тора.
2010 елда узган соңгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, 60 яшьтән олырак ир-атлар арасында 74 процент, хатын-кызлар арасында 47 процент никах теркәлгән.
Өлкән яшьтәге иратларның хатын-кызларга караганда никахта озаграк торуы бер дә гаҗәп түгел. Бөтен дөньяда хатын-кызлар ир-атларга караганда озаграк яши.
1980 еллар башына яңа демографик тенденцияләр күзәтелә башлады. Гаиләләр ешрак таркала башлады, бу олы яшьтәгеләрнең никахлары таркалуны да киметте. Әмма өлкән яшьтәге кешеләр башка яшь төркемнәренә караганда сирәгрәк аерылышалар.
Буыннар теориясе күзлегеннән караганда, хәзерге бабайлар һәм әбиләр аерылышу тренды башланган беби-бумерлар буынына карый, ә менә аларның оныклары - Z буыны вәкилләре, алар өчен гаилә - төп байлык. Шулай итеп, оныклар күп очракта әби-бабайларны гаиләне сакларга өйрәтә, дип әйтергә була. Әби-бабайларыбызның, шулай ук Россиянең барлык өлкәннәренең никах хәле ничек үзгәрүен без алда торган халык санын алу нәтиҗәләренә йомгак ясаганнан соң бәяли алачакбыз.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган халык санын алуның төп яңалыгы - Россия халкының дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа