Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн тәртибендә – авыллар киләчәге

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Кәвәл, Кибәч һәм Пимәр авыл җирлекләре башлыклары авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Кәвәлдә җыелганнар өчен үзенчәлекле күргәзмә әзерләгәннәр, анда җирле кул эшләре осталарының эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Элек-электән кызлар чиккән бизәкләр тирән мәгънәгә ия булган. Керәшен хатын-кызлары яшьтән бирнә әзерли торган булганнар, алар матур бизәкләр белән тәре алды өчен махсус алъяпкычлар, мендәр тышлары, искиткеч матур сөлгеләр чиккәннәр.
Җирлек башлыгы Азат Фәйзрахманов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турында сөйләде, үзара салым программасын гамәлгә ашыру турында хисап тотты.
Кибәч авыл җирлегендә узган ел үзара салым акчасына авылның күп кенә проблемаларын хәл иткәннәр: юллар төзекләндерелгән, урам утлары яңартылган.
Пимәр авыл җирлегендә яңа клуб һәм спорт мәйданчыгы төзү мәсьәләсен күтәрделәр. Әйтергә кирәк, бу авылда яшьләр актив: футбол, хоккей уйныйлар, район ярышларында катнашалар. Авыл клубын төзү 2020-2021 елларга планлаштырылган, ә мәйданчык төзелеше мәсьәләсе программага кертү өчен район җитәкчелеге карамагына алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса