Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

"Татмедиа" АҖ "Питрәч" мәгълүмат үзәге" филиалы "Вперед"-"Алга" район газеталары сайлауларда мәгълүмат тәэмин ителешен оештыруда актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде. "Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлауларны яктырту" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү Казанда үтте. Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иң яхшы журналистлар һөнәри осталыклары һәм сайлау процессын оештыручылар белән тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен...

"Татмедиа" АҖ "Питрәч" мәгълүмат үзәге" филиалы "Вперед"-"Алга" район газеталары сайлауларда мәгълүмат тәэмин ителешен оештыруда актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде. "Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлауларны яктырту" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү Казанда үтте. Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иң яхшы журналистлар һөнәри осталыклары һәм сайлау процессын оештыручылар белән тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт хатлары, дипломнар һәм грамоталар алды.

РАЙОН ЮХИДИ БҮЛЕГЕ "Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны" чарасы үткәрә. 10-19 октябрьдә район юлларында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләр (шул исәптән торак пунктлардан читтә җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булу-булмавы тикшерелә) һәм җәүялеләрнең юл аркылы чыгу урыннарында юл кагыйдәләрен сакламаучы шоферларга зур игътибар бирәчәк, шулай ук җәяүле юллары торышына. Үткән тугыз айда район юлларында җәяүлеләр катнашы белән 9 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда тугыз кеше зыян күргән. Агымдагы елның октябрендә бер җәяүле автомобиль көпчәге астына эләгеп үлгән.

ПИТРӘЧ УРМАН ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ агач утырту буенча республика айлыгы кысаларында Бөек Болгарда 310 нарат һәм чыршы утыртачак. Район урман хуҗалыгының уннан артык хезмәткәре көн саен борынгы тарихи шәһәргә юл ала. Шушы көннәрдә планлаштырылган күләмдәге агачларны утыртуны тәмамларга ниятлиләр.

РАЙОН ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА музыка уен кораллары күргәзмәсе ачылды. Монда килүчеләр игътибарына музей фондыннан тальян гармуннары, курай, флейта һәм башка уен кораллары тәкъдим ителгән. Алар арасында XIX гасырның бакыр тромбоны да бар. Күргәзмә ай ахырына кадәр эшләячәк.

ТР ҮЗӘК САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасындагы "Без - Россия гражданнары" республика иҗади конкурсында катнашу өчен конкурс материалларын кабул итүне дәвам итә. Анда ТР территориясендә яшәүче 7 яшьтән 30 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнаша ала. Конкурс номинацияләре: "Күңел һәм шигырь белән сайлыйбыз" (әдәби конкурс), "Сайлауны рәсемгә төшерәбез" (сәнгать конкурсы), "Мин - булачак сайлаучы" (декоратив-кулланма сәнгать). Конкурс эшләрен һәм документларны "Конкурс" тамгасы белән 2016 елның 15 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча юлларга. 420095, Казан шәһәре, Серов урамы, 3 нче йорт, Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе. E-mail: rsbs@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X