Төрле районнардан килгән яшь спортчылар көч, җитезлек һәм көрәш характеры күрсәттеләр.

«Фиджитал Клуб “Реальность”» грант проекты кысаларында милли көрәш буенча районара йомгаклау турниры узды.
Нәтиҗә
2012-2014 елгы яшүсмерләр арасында 50 кг га кадәр категориядә беренче урынны Яшел Үзәннән Ислам Сираҗиев алды, икенче урында – Ленино-Кокушкинодан Богдан Баринов, өченче урында – Шәледән Нияз Гыйниятуллин.
60 кг га кадәр авырлыкта Рамазан Галимҗанов (Ленино-Кокушкино) җиңде, көмеш – Марсель Хәбибуллинда (Питрәч), бронза – Кәрим Рәхмәтуллинда (Питрәч).
2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында 65 кг га кадәр категориядә иң яхшысы Ибраһим Исмәгыйлев (Питрәч) булды, икенче урында – Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән), өченче урында – Алексей Малов (Питрәч).
75 кг га кадәр авырлыкта Мөхәммәт Исмәгыйлев (Питрәч) беренче булды, көмеш – Самат Халиковта (Яшел Үзән), бронза – Илья Лывинда (Ленино-Кокушкино).
Йомгак
Оештыручылар җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар, катнашучыларга, тренерларга һәм җанатарларга спорт бәйрәме атмосферасы өчен рәхмәт белдерделәр.
Социаль әһәмияткә ия проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.