КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
Район хуҗалыкларында азык хәзерләү сезоны ачылды. Печән, сенаж әзерләүдә районның иң эре предприятиеләренең берсе - "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ алда бара. Моннан тыш, "П.М.Гаврилов исемендәге" агрофирма" ҖЧҖдә һәм "Питрәч азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә сенаж салуга керештеләр, калган авыл хуҗалыгы формированиеләрендә печәнгә, яшел массага күпьеллык үләннәрне чабуга керештеләр. Күпьеллык үләннәрнең гомуми мәйданы...
РАЙОНДА 6 ИЮНЬНӘН 30 ИЮНЬГӘ КАДӘР "Трактор-тагылма" операциясе үтә. Әлеге профилактик операцияне ТР дәүләт техкүзәтчелек идарәсенең район бүлеге ЮХИДИ һәм Татарстан дәүләт техкүзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрә. Операция максаты - үзйөрешле техниканың, физик һәм шәхси затларның тагылмаларының техник торышын, куллануга рөхсәт кәгазьләрен, теркәү документларын, дәүләт теркәү тамгаларын, шоферның тиешле тракторист-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү. Әлеге барлык таләпләрне бозган очракта штраф рәвешендә административ җаваплылык, тупас бозган өчен - техниканы штрафстоянкага куйдырачаклар.
РАЙОННЫҢ ФУТБОЛ КОМАНДАСЫ (2003-2004 елда туганнар, тренер Александр Каляшин) 10 команда арасында өченче урын алды. Алар Байлар Сабасында үткән зона турнирында катнашты. Питрәчлеләр үз подгруппаларында ике тапкыр ничьяга уйнады - Кукмара командасы белән исәп - 3:3, Теләче командасы белән - 1:1. Өченче урын өчен уенда безнекеләр лаешлыларны 5:0 исәбенә җиңде. Турнир җиңүчеләре әтнәлеләр, алар кукмаралыларны 1:0 исәбе белән җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа