Питрәчнең «Колос» агитбригадасы игенчеләрне концерт номерлары белән сөендерде
Җәмгыять

Питрәчнең «Колос» агитбригадасы игенчеләрне концерт номерлары белән сөендерде

Алар кырда игенчеләр өчен җырлар башкардылар.

Бүген анда катнашучылар Шәле авылы хуҗалыгының Чыты бүлекчәсе иген басуларында булдылар. Анда 8 комбайнчы һәм аларның ярдәмчеләре эшли, алар арпа җыялар. Ашлык ташуга 7 КамАЗ җәлеп ителгән. Төшке аш вакытында мәдәният йорты хезмәткәрләре игенчеләргә үз җырларын башкардылар.

Мондый концертлар күңелне күтәрә. Барыбыз да бердәм рухта эшлибез. Безнең бурыч – уңышны югалтуларсыз җыеп алу, - диде Дмитрий Алексеев, бу урып-җыюда ул контролер булып эшли.