Алга
  • Рус Тат
  • Махсус режимда

    Питрәч районында 18 июльдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул аерым күрсәтмә бирелгәнче гамәлдә булачак. Тиешле күрсәтмәне Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин имзалаган.

    Режим чорына гражданнарга урманнарга йөрү, транспорт чаралары белән керү тыела.
    Питрәч участок урман хуҗалыгында ведомствога караган учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылачак һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең урманнарны күзәтүе көчәйтеләчәк.
    Авыл хуҗалыгы җирләрендә камыл ягуга чик куела. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә территорияләрне чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартуны оештыру тәкъдим ителде. Торак пунктлар, предприятие һәм индивидуаль йорт яны участокларында чүп-чар һәм үләннәр ягу тыела.
    Авыл җирлекләре башлыкларына торак пунктларда, бакча ширкәтләре дача төзелеш кооперативларында төнге кизү торуны оештырырга тәкъдим ителде. Авылларны янгын очрагында кешеләргә хәбәр итү өчен тавыш сигнализациясе чаралары белән тәэмин итү турында да әйтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: