Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөхәммәт ага Садыйков: “Илдә бүген мин иң бәхетле кеше”

Бу көнне Шәле сәхнәсе үзенә Питрәчтән чыккан иң якты йолдызларны җыйган иде. Сәбәбе дә нинди бит - укытучы, шагыйрь Мөхәммәт абый Садыйковның 80 яше уңаеннан иҗат кичәсе үтте биредә.

Кичә ике авыл - Күн белән Шәленең уртак улы Мөхәммәт абый Садыйковның тормыш юлы турында презентация белән башланып китте. Залга җыелучылар берничә минут эчендә шагыйрьнең бөтен хезмәт юлын барлап чыккандай булды. Аннан соң сәхнәгә мәктәп укучылары - балалар чыкты. Аларның ялкынланып Мөхәммәт аганың шигырьләрен сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Кичәнең алып баручысы - якташыбыз, танылган язучы Камил Кәримов сәхнәгә бер-бер артлы йолдызларны чакырып кына торды. Шәле егете, Татарстанның атказанган артисты Илнур Нуриевның моңлы җырларыннан соң сәхнәгә Питрәч муниципаль район башлыгы Эдуард Дияров күтәрелде. Ул мөхтәрәм якташыбызны бәйрәме белән тәбрик итте, кыйммәтле бүләк тапшырды.
Мөхәммәт абый чыгышы белән Күн авылыннан. Шуңа күрә бу көнне сәхнәдә Күн авылы йолдызларын да күрергә була иде. Шәлеләр күршеләре "Яшь йөрәкләр" ансамбле чыгышын бик җылы кабул итте.
Ниһаять, сәхнәгә әлеге чараны оештыручыларның берсе Питрәч Якташлар җәмгыятенең яңа Президенты - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов күтәрелде. Ул Мөхәммәт абыйның шигырьләрен укыганда залда күпләрнең күзләрендә яшь чаткылары күренде.
Бу көнне якташыбызны сәхнә әһелләре генә түгел, бергә укыган группадашы да тәбрик итте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Тәкминә Биктимерова сабакташын бөтен курсташлары исеменнән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Мөхәммәт аганың укучылары арасында танылган кешеләр бик күп икән. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Ринат Шәмси остазының шигырьләрен сөйләде, авылдашларына курай моңын бүләк итте. Тагын бер танылган укучысы - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов бу көнне театрда премьера булу сәбәпле, кайта алмаган. Аның сәламнәрен Габдулла Кариев исемендәге театр артисты Алсу Фәйзуллина җиткерде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, иҗат кичәсен оештыручы Фердинант Хафизовны да тамашачылар бик җылы кабул итте.
Мөхәммәт абыйның тагын бер укучысы артист Миннегали Мөхәммәтшин буран булуга карап тормаган - Түбән Камадан ук кайтып җиткән иде. Ул да халыкны матур җырлары белән сөендерде.
Бу көнне сәхнәгә чыккан йолдызларны санап кына бетерерлек түгел иде. Җырчы Гөлия Мөхәммәтгалиева, шагыйрә Луиза Янсуар, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов, ветеран укытучы, язучы Язилә Абдрәхимова һәм тагын бик күп күренекле якташларыбыз Мөхәммәт абыйны тәбрик итәр өчен сәхнәгә күтәрелде.
Ә Татарстанның халык җырчысы Зөфәр Хәйретдиновның җырлары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
Кичә ахырында сәхнәгә Мөхәммәт ага Садыйков үзе дә күтәрелде. Барлык җыелучыларга да рәхмәт белдереп: "Илдә бүген миннән дә бәхетле кеше юк", дип тәмамлады ул сүзен. Соңыннан барлык йолдызлар да бергәләп данлыклы Күн авылы җырын җырладылар.
Кичәнең иң соңында Мөхәммәт аганы ул укыткан төрле еллардагы чыгарылыш укучылары котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Шәле, Иҗат кичәсе