Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мониторинг нәтиҗәләре: Питрәч районы сәламәтлек саклавында коррупция ачыкланмады

Әмма «Халык контроле» порталында медиклар эшенә һәм табибларга кабул итүгә язылуга карата шикаятьләр бар.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова Питрәч районы үзәк хастаханәсе табиблары белән очрашты. Ул аларны Татарстан буенча коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм республиканың иминият медицина оешмалары 2021 елда Питрәч районы буенча 1 мөрәҗәгатьне карадылар. «Халык контроле» порталында питрәчлеләр табибка язылу мөмкинлегеннән һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә зарланганнар.

Районда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләре ачыкланмаган. Коррупция фактлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләрен квартал саен анализлый. Район халкы һәм үзәк хастаханәнең пациентлары өчен анкеталар урнаштырылды, анда да мөрәҗәгатьләр килмәде.

Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан узды. Чыгышының ахырында Валентина Урысова сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә җаваплы, катлаулы һәм киеренке эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Халык контроле