Наркоманны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр
Питрәч район прокуратурасы суд аша наркоманиядән җәфа чигүче питрәчлене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү өстендә эшли.
Безнең районда яшәүче бер кеше «Наркотик матдәләрне күп куллану» диагнозы белән Питрәч район үзәк хастаханәсендә исәптә тора. Шуңа да карамастан, ул транспорт чаралары белән идарә итәргә хокуклы булган. Бу юлтранспорт һәлакәтләре, гражданнарның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга реаль куркыныч тудыра. Шуңа күрә тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура әлеге кешенең транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында гариза белән судка мөрәҗәгать иткән. Шоферга транспорт чарасы белән идарә итүгә комачаулаучы төп сәбәп булып аның сәламәтлеге начарлану тора. Дәгъва гаризасы каралды һәм канәгатьләндерелде. Суд карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа