Район 663 данә янгын чыгуны тиз арада ачыклау чарасы алды, аларны 21 авыл җирлегенә бүлеп бирделәр.
Иң күп янгын хәбәргечләрен Шигали, Богородск, Питрәч һәм Ленино-Кокушкино авыл җирлекләре алды.
Питрәч авыл җирлегендә аларны азык-төлек пакетлары белән бергә тараттылар. Әлегә 32 хәбәргеч урнаштырылган.
Бөтен кешене дә өйдә очратып булмады, шуңа күрә бу эш дәвам итә, - дип сөйләде Павел Сиваев.
Күн авыл җирлегендә бу эшне төгәлләделәр инде. Мондый хәбәргечләр 23 йортта барлыкка килде.
Алар арасында тыл хезмәтчәннәре, ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, 85 яшьтән өлкәнрәкләр бар, - дип билгеләп үтте Күн авыл җирлеге башлыгы Рифкат Баһауов.
Шигали авыл җирлегендә аларны урнаштыру белән "Царево" ОП хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бүгенге көндә алар әлеге категориядәге 10нан артык кешедә булдылар.