Павел Корчагин немец фронтының танылган операциясендә катнаша
Җәмгыять

Павел Корчагин немец фронтының танылган операциясендә катнаша

Бөек Ватан сугышы ветеранын Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов бәйрәм белән котлады.

Павел Корчагин (29.05.1925) Казан шәһәрендә туа. Кызыл армиягә 1943 елның гыйнварында алына. Горький шәһәрендә (хәзер Түбән Новгород) артиллерия полкында хезмәт итә. Зенит полкы составында хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң, аны Мәскәүгә җибәрәләр. Павел Семенович Витебск, Борисово шәһәрләрендә дошманны тар-мар итә, Березина елгасын кичеп чыга. 1944 елның июлендә ул совет гаскәрләре составында дәүләт чиген узып, Көнчыгыш Пруссиягә керә. Немец фронтының танылган «Багратион» операциясендә катнаша. 1944 елның 8 июлендә Кеннигсбергтан 40 км ераклыкта бомбага тотканда яралана.

Сугыштан соң Павел Семенович «Кощак» җәнлек совхозында баш ветеринария табибы булып эшли.