Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия фондында пенсия тупланмаларын кайчан тулысынча алырга мөмкин икәнен әйттеләр

Пенсия тупланмалары 1953-1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда да бар.

1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда тупланма пенсия 2015 ел ахырына кадәр аның файдасына сайлау булган очракта формалашырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

1966 елда туган һәм аннан өлкәнрәк россиялеләрнең исә ул Пенсия тупланмаларын дәүләти финанслау программасы кысаларында (анда 2015 елга кадәр керергә кирәк иде) ирекле взнослар, шулай ук тупланма пенсиягә ана (гаилә) капиталы акчаларын юнәлдерү хисабына гына формалаша.

Пенсия тупланмалары шулай ук 1953-1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда да (алар файдасына 2002-2004 елларда тупланма пенсиягә иминият взнослары түләнгән) бар. 2005 елдан әлеге түләүләр закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә туктатылган.

Закон нигезендә пенсия тупланмасы акчалары хисабына түбәндәге түләүләр башкарыла: бер генә тапкыр бирелә торган түләү; тупланма пенсия түләү; сроклы пенсия түләү; пенсия тупланмалары акчасын вафат булган гражданинның хокуклы варисына түләү.

 


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса