Пимәр авыл җирлегендә халык җыены узды
Үзара салым программасы мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.
2020 елда халыктан барлыгы 115 мең сум акча җыелган. Хөкүмәт тарафыннан 1 сумга 4 сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән.
Үзара салым акчасына Пимәр авылында 475 000 сумга яңа су башнясы төзелгән, Юныс авылында 100 000 сумга су белән тәэмин итү системасы ремонтланган.
Докладтан соң, җирлек башлыгы Рәмис Гыйматдинов үзара салым программасында катнашу мәсьәләсен кузгатты. Ул быел 500әр сум акча җыю турында карар кабул ителүен искәртте. Барлык җыелган акча МТЗ-82 тракторы өчен тагылмалы җиһаз сатып алуга тотылачак.
Авыл җирлеге башлыгы авыл халкына рәхмәт белдерде һәм аларның читтә калмаячагына һәм программада катнашачагына ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа