Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч кошчылык хуҗалыклары тирәсендә буфер зонасын булдырганнар

    Шәхси хуҗалыклардагы кошларга грипптан прививка ясаганнар.

    Район ветеринария берләшмәсе белгечләре питрәчлеләрнең шәхси хуҗалыкларындагы 8000нән артык кошка грипптан прививка ясадылар. Бу чиргә каршы нәтиҗәле чара дип танылган вакцинацияне кошлар үрчетү белән шөгыльләнүче Карповка, Ильинка һәм шулай ук Ленино-Кокушкино торак пунктларындагы эре хуҗалыклардан ун километр радиуста үткәрделәр һәм аларның тирәләрендә буфер зонасын булдырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: