Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы музее грант отты

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гранты 3 районга бирелгән.

Керәшен Сәрдәсе авылында урнашкан туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы үткәргән конкурста җиңде. Бу турыда Питрәч районы мәдәният бүлеге хәбәр итте.

Ел саен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләренә акчалата бүләкләр бирү өчен конкурс оештыра. Быел әлеге конкурсның "Татарстан Республикасы территориядәге авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы музей" номинациясендә Керәшен Сәрдәсе музее җиңүче булды. Музейга 100 меңлек грант биреләчәк. "Грант акчасы музейның материаль һәм техник базасын ныгыту өчен тотылачак", - диделәр мәдәният бүлегендә.

Маргарита Петрова фотосы. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса