Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында бүген ике кеше 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм итә

Керәшен Сәрдәсеннән Николай Никитин һәм Кощактан Анна Корнилова үзләренең тыныч картлыкка фидакарь хезмәтләре, авыр сынаулар һәм югалтулар барәбәренә иреште.

Бүген алар балаларының, оныкларының, онык балаларының кадерле кешеләре. Шушы ихтирам һәм игътибарны тоеп, күңелләре үсә аларның.
Туган көннәрендә юбилярларны район башлыгы Эдуард Дияров, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, авыл җирлекләре вәкилләре тәбрикләде.
Ветераннарны хөрмәт итәләр, олылыйлар, аларны гадәти көннәрдә дә, бәйрәм көннәрендә дә онытмыйлар. Аларга 90 яшьлек көннәрендә иң зур теләк - озын гомер һәм сәламәтлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X