Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында өч азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалачак

Өч мәктәптә «белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау»республика программасы буенча азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясала. Республика бюджетыннан бу максатларга 13,4 млн сум бүлеп бирелгән.

"Яңа ашханәләр Ленино-Кокушкино, Белгород һәм Кощаково мәктәпләрендә барлыкка киләчәк. Уку йортларында ремонт тормышка ашыруның төрле стадияләрендә тора. Кощаковта стяжка ясаганнар, диварларны штукатурлаганнар, проводка үткәргәннәр, гипсокартон бүлгеләр ясарга кирәк. Богород мәктәбендә кабель, ә Ленино-Кокушкинода идән һәм стеналар штукатурланган, проводка үткәрелгән, диварларга плитә җәелгән», - дип хәбәр итте Администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.


Һәр мәктәптә эш күләмен район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса