Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ункөнлек кысаларында бик күп төрле чаралар оештырылачак һәм узачак

Көзнең бар матурлыгы сезнең өчен, хөрмәтле ветераннар!

  • 1 октябрьдә ункөнлек район мәдәният йортында узачак бәйрәм концерты белән башланып китәчәк.  Ул 14.30 сәгатьтә башлана. Тантаналы чара кысаларында район башлыгы Илһам Кашапов 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны тәбрикләячәк. 
  • 3 һәм 10 октябрьдә (10.00 сәгатьтә башлана) өлкән яшьтәге питрәчлеләр (50% ташлама) матурлык студиясенә, чәчтарашханәләргә бара алалар (түбәндәге адреслар буенча: Механизаторов урамы, 4 нче йорт, Казанская урамы 15 Е йорт, Питрәч авылы, «Царево утары» торак комплексында, «Светлый» кварталы 8, 5-1), наратлыкта скандинавия йөреше белән шөгыльләнә алачаклар.
  • 1-10 октябрьдә (иртәнге сәгать 9дан 12.00 сәгатькә кадәр) «Сула» бассейнында бушлай йөзү мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр өлкән буын питрәчлеләр «Мишә» универсаль спорт залына бара һәм спорт һәм тренажер залларында шөгыльләнә алачак. 
  • 5 һәм 9 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Питрәч авылының спорт мәктәбендә, Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә, Кощак һәм Шәле авылларының мәдәният йортларында шашка, шахмат, өстәл теннисы буенча район ветераннары арасында ярышлар оештырыла. 
  • 4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр (11.00 сәгатьтән) район мәдәният йортында бушлай кинофильмнар күрсәтеләчәк. Тамашачылар «Әпипә» татар музыкаль комедиясен, Олимпия чемпионы, чаңгычы Елена Вяльбе турында «Белый снег» Россия фильмын карый алачак. Шулай ук бу көннәрдә районда күчмә кинотеатр эшләячәк.

Ун көн дәвамында авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә үз эшен башлап җибәрәчәк. 1 һәм 8 октябрьдә ярминкәләр Питрәч авылында, 3 октябрьдә - «Царево утары» торак комплексында, 5 октябрьдә - Ленино-Кокушкино, 10 октябрьдә - Богородск авылында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X