Мөгезле эре терлекләрне лейкоз йоктырудан ничек сакларга
Җәмгыять

Мөгезле эре терлекләрне лейкоз йоктырудан ничек сакларга

Безнең сорауларга Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсе вәкилләре җавап бирде.

- Терлекләр ничек авыру йоктыра?
- Эре мөгезле терлекләр кан аша зарарлана. Инфекцияне тарату факторы булып сөт, селәгәй һәм башка бүленеп чыга торган сыекчалар тора. Бер тапкыр авыру йоктырып, хайваннар күп елларга яки гомерлеккә авыру чыганагы булып кала.
Лейкоз белән авыручы хайваннарның сөте һәм ите кеше өчен экологик яктан куркыныч. Шуңа күрә бу продуктларны кешеләргә ризык итеп куллану тыела. Лейкоз белән авыручы хайваннар кичекмәстән яраксызга чыгарылырга, чалынырга тиеш. Бу чир вакытында вакцинопрофилактика һәм хайваннарны дәвалау чаралары юк.
- Терлекләр авыруы куркынычын ничек киметергә?
- Беркайчан да инфекцияле хайваннарны сәламәт терлекләр белән бергә асрарга, бергә йөртергә, сыерларны һәм таналарны табигый ысул белән орлыкландырырга ярамый. Мөгезле эре терлекне диагностик тикшеренүләр уздырганнан соң гына (шул исәптән лейкозга) сатып алырга, сатарга була. Бу бигрәк тә инфекцияле сыердан алынган яшь терлекләргә кагыла. Яңа алып кайтылган хайваннарны карантинга тикшерү һәм эшкәртү өчен 30 көн аерым ябып тотарга кирәк. Дәвалау һәм төрле ветеринария чараларын үткәргәндә, һичшиксез, стериль инструментлардан файдаланырга кирәк. Кан суыручы бөҗәкләргә, гнуска каршы даими эшкәртелергә тиеш.
- Әгәр мөгезле эре терлектә авыруга шик булса, бу очракта нинди чаралар күрергә кирәк?
- Хайваннар авыруының барлык очраклары турында район ветеринария хезмәтенә вакытында хәбәр итү мөһим. Бигрәк тә лимфа төеннәре өскә күпләп калкып чыкканда, терлек ябыга башласа, моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Белгечләргә 8(84367)31256 телефоны буенча яки шәхсән Питрәч авылы, Төзүчеләр урамы, 4 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.