Питрәчлеләрне юллар, экология һәм инфраструктура борчый
«Халык контроле» системасына районда яшәүчеләр нәкъ менә шушы сораулар буенча язалар.
«Халык контроле» порталында ел башыннан алып 18 ноябрьгә кадәр башкарылган эшләргә йомгак ясадылар.
Бу чорда питрәчлеләрдән 464 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 1се эшкәртелү стадиясендә, 63е буенча эш башлау планлаштырыла, 28е инкарь ителгән. 372 мөрәҗәгать хәл ителгән, бу үтәлешнең 80 проценты. Районда яшәүчеләр барыннан да бигрәк «Төзекләндерү һәм инфраструктура» (221), «Юллар» (160), «Экология» (39) категорияләре буенча зарланалар.
Портал эшли башлаганнан бирле питрәчлеләрдән 1722 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 1571се хәл ителгән. Бу - 91 процент үтәлеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа