Питрәчтә шәхси медицина үзәкләрен тикшерделәр
Әлеге тикшерүне районның административ-техник инспекциясе үткәрде.
Бу йөкләмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин санитария-эпидемияләргә каршы комиссия утырышында бирде.
Район үзәгендә өч шәхси медицина үзәге эшли. Тикшерү барышында коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча чараларны үтәүгә игътибар юнәлтелде. Әйтергә кирәк, закон бозу очраклары ачыкланмады.
- Барлык хезмәткәрләр дә битлек һәм перчаткаларда эшли. Дезинфекция үткәрәләр. Клиентлар өчен антисептиклар бар. Хезмәткәрләрнең, пациентларның температурасын контрольдә тоту журналлары да бар. Барлык килүчеләрнең дә температурасын үлчиләр, - дип билгеләп үтте административ-техник инспекция җитәкчесе Ришат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа