Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр яшьнең үз яме, үз матурлыгы

Газета укучыларыбызны күптән түгел 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән райондашларыбыз белән таныштырабыз

 Аларны әлеге истәлекле дата белән район җитәкчелеге вәкилләре котлады. Аларга район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

«БЕЗ - БӘХЕТЛЕ»

Прасковья Макарова Яңа Шигали авылында туыпүсә. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, сугыш башлана.

- Без шул вакыттан эшли башладык,  тары, солы  басуларын утадык. Элек басуларда чүп утау бар иде, хәзер бу юк бит. Ә безгә норма бирделәр. Көлтә бәйләдек, аларны носилкаларда ташыдык, кибән куйдык. Ашарга юк иде, ач  килеш эшләдек, - дип сөйләде юбиляр Прасковья Ивановна.

Тыныч тормышта ул туган колхозында эшли. Фронттан кайткан авылдашы Алексей Макаровка кияүгә чыга. Алар бүген дә  бергә бәхетле яшиләр. Дүрт балаларының, җиде онык, җиде оныкчыгының кайгыртуын, игътибарын тоеп гомер кичерәләр.

- Без бәхетле, балаларыбыз бар! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз бик яхшы безнең! Менә алар миңа шалтырата да инде, иртәдән котлый башладылар. Яныбызга килгәч, кочаклап: «Әби, без сезне яратабыз!»… диләр.


ТОРМЫШНЫ ЯРАТУДАН ТУКТАМАГАН

Питрәчтән тыл хезмәтчәне Елизавета Михайлова үзе генә яши, әмма ул үзен ялгыз хис итми. Аның яраткан, кайгыртучан дуслары күп. Кызы бар, ул Германиядә яши.

Елизавета Григорьевна Теләче районы Югары Мирәтәк авылында туган. Гомернең күп өлешен Үзбәкстанда үткәргән.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әнисе Елизавета сабый чагында ук үлә. Әтисен сугышка алалар, әмма аңа аннан  кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Шул  чакта бу кечкенә ятим кыз өчен  авыр тормыш башлана.

Авыр сугыш елларында ул туган авылында басуларда эшли – урак белән  бодай ура,  җир сукалый, утырта. 40 нчы елларда туганнары Елизаветаны Үзбәкстанга алып китә. Анда ул башта савыт-саба юучы, соңрак официантка булып эшкә урнаша. Елизавета Григорьевнаның башка илдә тормышы авыр булуга да карамастан,  ул үзенчә бәхетле була.

- Бу еллар эчендә мин бик күп авырлыклар  һәм бәлаказалар кичердем, әмма Ходай миңа тормышны яратудан туктарга ирек бирмәде,  мин һәр туган көнгә сөенеп яшим, - диде юбиляр.

Елизавета Григорьевна Питрәчтә инде 20 ел яши. Биредә  ул үз көенә тыныч кына гомер итә.  Үзенең кечкенә генә бакчасында  эшләргә ярата, аны һәрвакыт тәртиптә, карап тота. Авылдашлары Елизавета Михайлова  һәм аның бакчасының матурлыгы турында мактап сөйләп туя алмый.
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X