Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр яшьтә дә тормыш ямьле

Безнең пенсионерлар һәм ветераннар - районның җәмәгать, мәдәни тормышында актив катнашучылардан санала. Алар һәрвакыт яшьләргә төпле киңәшләр бирергә, тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер. Өлкәннәр турында кайгырту мөһим эш, әлеге эш ункөнлек барышында гына түгел, ел әйләнәсе алып барыла. Бу турыда хәбәрчебез район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллинадан сорашты.

- Эльгиза Магомедовна, районда өлкәннәр белән нинди эшләр алып барылуы турында сөйләгез әле?
- Без бик күп юнәлешләрдә эшлибез. Ветераннар оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез, алар белән төрле чаралар оештырабыз. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, мәсәлән, 2 октябрьдә ветераннар активы район башлыгы Эдуард Дияров белән очрашачак. Социаль яклау чаралары, пенсия законнарын аңлату буенча консультация хезмәтләре тәкъдим ителә. Шулай ук социаль ярдәм күрсәтәбез. 223 кешене социаль хезмәткәр карый. Волонтерлар да ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Сүз уңаеннан, алар ун көндә "Җылы йорт" акциясе үткәрәчәкләр. Ветераннарга өйләрен җыештырырга, тәрәзәләрен юарга һәм җылытырга, кышка әзерләнергә булышалар. 4-5 октябрьдә ветераннар Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеена барачак. Бу көннәрдә башка чаралар да үткәреләчәк.
- Өлкәннәрне нәрсә күбрәк борчый һәм кызыксындыра?
- Алар бик күп. Җәмәгать тормышына, шулай ук илдәге вакыйгаларга алар битараф түгел. Иң борчыган проблемаларның берсе - медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү. Мәсәлән, пенсионерлар табибларның үзебезнең илдә чыгарылган дарулар язуына борчыла, алар чит илдә җитештерелгән, кыйммәтрәк дарулар язуларын тели. Без бит чит илнекеләр яхшырак дип уйлыйбыз. Әмма бу һәрвакытта да дөрес фикер түгел. Шул уңайдан октябрь башында ветераннарның өйләренә барып планнан тыш медицина тикшерүләре үткәрәчәкбез. Үз участоклары буенча алар янына участок табиблары барачак.
- Өлкәннәр ничек ял итә, алар нинди дә булса чараларда катнашамы?
- Артистларыбыз арасында "Яшь йөрәкләр", "Җәүһәр", "Калинушка", "Рябинушка", "Чулпы" һәм башка фольклор ансамбльләре аерым урын алып тора. Районның һәр кешесенә алар яхшы таныш. Аларның сәләтләренә сокланмый мөмкин түгел. Барлык оештыру эшләрен дә алар үз өсләренә алды. Алар ункөнлек концертларында да безне моңлы тавышлары белән сөендерәчәк. Пенсиядә булсаң да, күңелеңә ошаган шөгыль бар ул.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән өйгә барып иҗат белән шөгыльләнү практикасы да бар. Мәктәпләрдә компьютер курслары үтү мөмкинлеге бар, аны Хезмәт һәм шөгыль министрлыгы финанслый. Ничә генә яшьтә булсаң да, тормыш һәрвакыт ямьле.


Питрәч районында 6350 пенсионер яши, шуларның 1200дән артыгы эшләүче пенсионерлар.
90 яшьтән узганнар - 87 кеше. Ә питрәчле Мария Гуслистова йөз яIәлек чикне узды. Ул агымдагы елда 101 яшен тутырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса