Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район терлекчеләре савымны арттыруны дәвам итәләр

Кайбер хуҗалыклар терлекләрне ел әйләнәсе бер типта тукландыруга өстенлек бирсә, башкалары җәйге көтүлекләргә чыкты. Быел үлән сусыл һәм куе, димәк, маллар файдалы азык белән туклана алачак һәм сыерлар күп сөт бирәчәк.

- Питрәч районында барлыгы 3650 савым сыеры бар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин. - Быел тулаем савым 64778 тоннадан 66594 тоннага кадәр күтәрелде. Бер сыердан 18,2 килограмм сөт савыла, 2019 елда 16,9 килограмм иде. «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖдә тәүлегенә бер сыердан 24,5 килограмм сөт савып алалар, «Макс Ойл» ҖЧҖдә - 23,8 килограмм, аннан соң «АгроЛак» ҖЧҖ, «Абдуллин Х.С.» КФХ, «Фәсхетдинов А.З.» КФХда күрсәткечләр югары, - дип билгеләп үтте Хәлим Сәлимович.
Районның башка фермерлары да актив эшли. Шуларның берсе - Фазылходжа Сәфәров. Ул хәзер 30 баш савым сыеры асрый.
- Мин терлекчелек белән балачактан таныш, - ди Фазылходжа. - Туган ягыбыз Таҗикстанда да сыер асрадык. 1992 елда мин Казанга укырга килдем, Татарстанда яшәргә һәм эшләргә калдым. Биредә терлекчелек белән шөгыльләнергә булдым. Берничә сыердан башладым, аннары баш санын 12гә кадәр арттырдым. Узган көз Надеждинода ферма сатып алдым. Хәзер бездә 30 савым сыеры, 2 үгез һәм 14 бозау бар. Миңа хатыным Мөхәббәт, балалар һәм туганым Мөхледин Ситдыйков гаиләсе булыша. Әлегә бер сыердан 12,2 литр сөт савыла. Хәзер күрсәткечне яхшырту өстендә эшлибез, сыерларны сусыл үлән белән тукландырабыз. Бездә азык сатып алынган, орлыклар һәм күпьеллык үлән чәчү өчен берничә гектар сөрүлек җире булса яхшы булыр иде. Сыерларның баш санын йөзгә һәм савымны 25-30 килограммга кадәр арттырырга телибез, - дип киләчәккә планнары белән уртаклаша Фазылходжа Сәфәров.
Надеждино авыл җирлеге территориясендә барлыгы җиде КФХ исәпләнә. Аларның хуҗалары үсешен дәвам итә. Мәсәлән, Александр Никитин узган ел мини-ферма төзүгә 400 мең сумлык грант отты. Элек ул нибары 5 сыер асрый иде, ә хәзер баш санын 11гә җиткергән.
- КФХ хуҗалары арасында кошчылык, сарык асрау һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Авылда эш җитәрлек, теләк кенә булсын, - ди җирлек башлыгы Искәндәр Галәветдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса