Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыерлар сөт бирүен дәвам итә
Җәмгыять

Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыерлар сөт бирүен дәвам итә

Хәзер тәүлеклек сөт җыю күләме 3 тоннадан артык тәшкил итә. Татар Казысы һәм Чытыда күп сөт тапшыралар.

Бу торак пунктларда бер тоннадан артык сөт җыялар. Бәясе 1 литры 22 сум. Исәп-хисап 15 көн саен башкарыла, - дип аныклык кертте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин.

Чыты авыл җирлегендә сөтне ике җирдә җыялар. Тәүлегенә Гүзәлия Идрисовага ярты тоннага кадәр, Рәзинә Һадиуллинага өч йөз килограммнан артык , Иске Йортта Эльмира Имамиевага өч йөз килограммга якын сөт тапшыралар.
Гүзәлия Идрисова сөт җыючы булып 2007 елдан бирле эшли.

Кышын сөтне көн аралаш җыябыз, - дип сөйли ул. - Эш көне иртә таңнан башлана. Сәгать дүрттән без аяк өстендә. Үзем дә ике савым сыеры асрыйм. Башта ирем Әхмәт белән ашатабыз, җыештырабыз, аларны савабыз. Сәгать бишләр тирәсендә сөт тапшырырга килә башлыйлар. Иртән якынча 30лап кеше килә. 500 килограммга якын сөт җыела. Мәсәлән, Ландыш Галиханова 200әр литр тапшыра, калганнардан 60-70 литр алабыз, - дип уртаклашты Гүзәлия Зәкәриевна.

Җәен сөтне көн саен кабул итәләр. Күләме 800 килограммга кадәр арта. Кайчагында бер тоннага кадәр җитә. Сөт кабул иткәндә төп шартлар - аның тыгызлыгы һәм майлылыгы. Болар барысы да җентекләп тикшерелә. Җыелган сөтне сөт машинасы белән алып китәләр.
Халыктан сөт җыю белән ике крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Болар - А.Р.Муллагалиев КФХ һәм Р.М.Әхмәтвәлиев КФХ.

Безнең авылның актив сөт тапшыручылары да бар. Алар - Раил Фәхретдинов, Ландыш Галиханова һәм Фәридә Гайнетдинова. Алар 9-11 баш савым сыеры асрый. Моның кадәр күп терлек асрау, әлбәттә, бик мәшәкатьле. Әмма башкача ярамый. Чөнки авыл җирендә ул төп керем чыганакларының берсе, - дип билгеләп үтә Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов.

Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында барлыгы 1125 сыер асрала. Бу планда лидер авыллар: Шәле – 267, Татар Казысы - 251, Чыты – 195.