Редакция коллективы региональ массакүләм-мәгълүмат чаралары арасында федераль грант конкурсында җиңде
Без «Татарстан Республикасы Питрәч районында халык өчен уңайлы территорияләр булдыру үстерү»д игән социаль әһәмиятле проектны якладык.
Шуңа күрә «Вперед» («Алга») газетасы битләрендә яңа объектлар төзү, территорияләрне төзекләндерү, авыл яшьләре тормышы турында күбрәк мәкаләләр булды. Алар «Илкүләм проектлар», «Үзара салым», «Төзекләндерү», «Авылда яшьләр» рубрикаларында яктыртыла. Без бу теманы актуаль дип санадык, чөнки халыкка төзекләндерү буенча нинди эшләр планлаштырылганын һәм башкарылганын, шулай ук яшьләрнең ни өчен районда калуларын белү һәрвакыт кызык.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Питрәч-информ» 250 мең сумлык грант алачак.
Барлык коллегаларга - хезмәттәшлек, ә укучыларга - тугрылык өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа