Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суд приставлары юлга чыкты

Питрәч-Казан автоюлында суд приставларының беренче рейды узды. Анда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә Питрәч һәм Казан приставлары да катнашты.

Бу көнне машина йөртүчеләр гадәти булмаган хәлгә юлыкты. Районнан Казанга бару юлында Питрәч районы суд приставлары хезмәткәрләре чыгып баскан иде. Алар җирле ЮХИДИ һәм каланың ике суд приставлары хезмәткәрләре белән рейд үткәрәләр икән!
Дәүләт автоинспекциясе инспекторы бурычы булган машина йөртүчеләрне туктатып торды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, бурычларын капламаган машина хуҗасының номерын суд приставына махсус комплекстан хәбәр итеп торалар. Монда шулай ук транспорт салымнары һәм алимент түләмәүчеләрне дә туктаттылар.
- Машинадан колак какмас өчен, штраф суммасы туры килсә, яки башка автомобиль милкеннән коры калмас өчен машина йөртүчеләр бурычларын шунда ук түләде. Бу хәлгә төрлечә карадылар. Шулай да күбесе аңлап карады. Тәртип булыр, ичмаса, диючеләр дә булды, - диде суд пристав-башкаручысы Таисия Сафина.
Бу көнне якында гына юл вакыйгасы килеп чыкканлыктан, рейдны өзеп торырга туры килгән. Ә тикшерү барышында барлыгы 13 бурычлы машина хуҗасы туктатылган. Район суд приставлары хезмәте мәгълүматларына караганда, машина йөртүчеләрдән транспорт салымнары һәм ЮХИДИ штрафлары 60 мең сумнан да күбрәк җыелган. Һәммәсенә төрле штрафларны каплау өчен квитанцияләр язып бирелгән.
Питрәч суд приставлары хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, рейдлар даими үткәрелеп барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса