Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяналар бәйрәм итә

Татьяналар көне. Христианнар традициясендә бу Рим Аллаларына буйсынмавы өчен җәфа чиккән изге Татьянаны искә алу көне.

Аны 226 елның 25 гыйнварында җәзалап үтерәләр, соңрак бу дата тугрылык һәм рух ныклыкны символлаштыручы христиан бәйрәме буларак билгеләп үтелә башлый. Ә 1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна “Мәскәү университетын ачу турында”гы Указга кул куя. Нәкъ менә шул вакыттан бирле изге Татиана барлык студентларның яклаучысы булып санала башлый. Без Татьяна исемле укучыларыбыз арасында сораштыру үткәрдек, алар бу көнне ничек бәйрәм итә икән?

Татьяна Барабанова-Шмелева, Кощак авылы
- Мин бу көнне үз гаиләм белән, өйдә билгеләп үтәм. Танышлардан, туганнардан бик күп котлаулар кабул итәм. Ә ирем бу көнне чәчәкләр бүләк итә. Элек, студент булганда, бу бәйрәмне студентлар көне буларак билгеләп үтә идем. Ә хәзер аңа чиркәү бәйрәме буларак карыйм. Сүз уңаеннан, бишенче декабрьдә кызым туды һәм без аңа да Татьяна дип исем куштык. Шуңа күрә быел без бу бәйрәмне икәүләп билгеләп үтәчәкбез. Ә миңа бу исемне әбием хөрмәтенә кушканнар.



Татьяна Юсупова, Питрәч авылы
- Әйе, мине саклаучы һәм яклаучы изге фәрештә көнен һәр елны билгеләп үтәм! Студент булганда, аны төркемдәшләрем арасында шау-шулы һәм күңелле итеп уздыра идем. Хәзер исә аны гаиләм белән, табын артында билгеләп үтәм. Без бу көнне төрле камыр ашлары пешерәбез. Туганнар кайта, дуслар килә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, нәкъ менә бу көнне мин туган көнемә караганда да күбрәк котлаулар алам. Чөнки минем туган көнне бөтен кеше дә белми, ә менә исемем Татьяна булуын һәркем хәтерли. Бу көнне бик яратам һәм аны түземсезлек белән көтәм!



Татьяна Бикбаева, Пановка авылы
- Бу дата мәктәптән үк миңа бик якын булды. Безнең сыйныфта уналты кешенең бишесе Татьяна исемле иде. Бу көн минем өчен изге Татьяна хөрмәтенә билгеләнгән дини бәйрәм. Хәзер кияүдә булганда, мин үз гаиләмне һәм әти-әниләрне зур өстәл артына җыеп бәйрәм итәм. Дуслардан смс аша котлаулар алам.



Татьяна Хәйбуллина-Маряшина, Карповка авылы
- Без бәйрәмне ел саен гаилә белән үткәрәбез. Бу көнне туганнарым, якыннарым безгә кунакка килә, мине котлыйлар, бүләкләр бирәләр. Әниемнең апасы Татьяна, аның кызы да Таня исемле, шуңа күрә безнең гаилә бу исемгә бай. Минем өчен бу гаилә бәйрәме.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса