Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Терлек асраучыларга ярдәм итәләр

Шәхси хуҗалык тоту авыр хезмәт таләп итсә дә, кирәкле шөгыль. Сыерлы йорт – сыйлы йорт. Борынгылар болай дип юкка гына әйтмәгән. Абзарында сыер асраган кеше сөт, май, каймактан, иттән аерылмый. Безнең районда унике меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Аларны үстерүгә республика да, район да ярдәм итә.

Саву аппараты - терлекчеләр эшен күпкә җиңеләйтә. Кул белән сыер саву озак һәм мәшәкатьле эш. Саву аппаратын сатып алу өчен питрәчлеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия каралган, аппарат  бәясеннән 70 процентка кадәр, гомуми сумма 20 мең сумга кадәр. Ярдәмнән файдалану өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кимендә өч баш сыер булырга тиеш. 2016 елдан 43 гаилә субсидия алды.
Районның башка матди ярдәмен товар һәм нәселле таналар, тана сыерлар сатып алу өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлдерү планлаштырыла. Аннан хуҗалыкта ике һәм аннан күбрәк сыер булса файдаланырга мөмкин булачак. Аларның саны субсидия  алу өчен мөрәҗәгать иткән елның 1 гыйнварыннан исәпләнә. Мәгълүматларны электрон хуҗалык кенәгәсеннән алалар. Шул  елда хуҗалыкта пәйда булган таналар һәм тана сыерлар өчен 50 мең сумга кадәр акча алырга була.
“Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү” республика программасы ярдәмендә терлекләр өчен биналар төзелеше чыгымнарын каплауга акча алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу программада катнашучы питрәчлеләргә сатып алынган һәр баш танага һәм берне бозаулаган сыерларга азык сатып алуга муниципалитет бюджетыннан 20 мең сум акча бирелә. Төзелешне мөстәкыйль рәвештә программада катнашырга ике ел кала башларга кирәк, бу вакытка төп эшләр тәмамланырга тиеш. Хуҗалыгында  өчтән дә ким булмаган  сыеры булган крестьян, баш санын  сигезгә кадәр арттырса  400 мең сумга өметләнә ала. Ике сыерның хуҗасы - 200 мең сумга, әгәр баш санын бишкә кадәр арттырса.
Шулай ук безнең республикада лейкозлы эре мөгезле терлекләрне сәламәт терлеккә алмаштыру программасы да эшли. Ит комбинатына мондый сыерны тапшырган өчен район бюджетыннан 10 мең сум күләмендә өстәмә субсидия бирелә. Аннан соң ТР бюджетыннан сәламәт терлек сатып алуга субсидия бүлеп бирелә. Гадәти сыер сатып алу өчен 30 мең сум, нәселле сыерлар өчен 40 мең сум бирәләр. Субсидиядән биш баш мөгезле эре терлек сатып алу өчен файдаланырга мөмкин.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм төрләре турында тулырак мәгълүматны яшәү урыны буенча авыл советларында белергә мөмкин. Һәр төр буенча документлар исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтының "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр" бүлегендә "шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм" бүлекчәсендә күрсәтелгән. Сорауларыгызга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә, Питрәч районы башкарма комитетының икътисад бүлегендә дә җавап ала аласыз.


 2020 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен район комплекслы программасын кабул итү планлаштырыла, анда мини-фермалар төзү, сыерларның лейкозыннан зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм итү буенча республика программасы катнашында мөгезле эре терлек азыгы сатып алуга, саву аппаратлары сатып алуга һәм хуҗалыкларга ярдәм итүгә субсидияләр керәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса