Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Урамнар күзгә күренеп чистарды

    Узган шимбәдә районның бөтен оешма һәм учреждение коллективлары бердәм рәвештә Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Алар район үзәге һәм авылларның урамнарын чүптән арындырды. Билгеләнгән территорияләрен җыештырды.

    Өмәгә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр дә кушылды. Күмәк көч белән уртак йортыбызны алда торган зур бәйрәмнәргә әзерләделәр.

    Ниһаять, кыш буе эшсез яткан сәнәк, тырма, көрәк, себеркеләргә дә эш чыкты. Әйләнә-тирә күзгә күренеп чистарды, иске чирәмне тырмалап киткән җирләрдә беренче яшеллек күзгә чалынды. Агачларның кәүсәләре акка буялганнан соң алар тагын да матураеп киттеләр. Әлеге чисталык, аклык, кешеләр күңеленә дә күчте. Йортың нинди, үзең шундый, дип юкка әйтмиләр. Уртак йортыбызда тәртипне бергәләп сакласак иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: