Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй янында металл калдыклары сакларга кирәкми...

Районда яшәүчеләрнең күбесе моны танырга теләми. Шул сәбәпле алар административ-техник инспекция тикшерүенә эләгәләр.

Менә бу юлы да Административ комиссиянең чираттагы утырышында административ хокук бозулар турында 12 беркетмә каралды, шуларның унысы Шәле авылында яшәүчеләргә карата төзелде. Алар төзелеш материалларын, утыннарны металл калдыкларын үзләренең биләмәләреннән читтә өеп куйган, шуның белән алар авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган. Шуның нәтиҗәсендә, физик затларның һәрберсенә 2000әр сум штраф салынган.

Административ-техник комиссия әгъзалары тагын ике гражданга урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен ике беркетмә төзелде. Алар Шәле һәм Колай авыл җирлекләре территорияләрендә әлеге максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә иткән. Аларның һәрберсенә 1000әр сум күләмендә штраф түләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса