Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь талантлар Бөтенроссия конкурсында призлы урыннар яулады

"Милли кыйммәтләр" IV Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында безнең районнан 15 бала катнашты. Аларның күбесе призлы урыннар яулады.

7 яшькә кадәрге категориядә:
«Гаилә» темасы буенча «Рәсем» номинациясендә 1 нче  урынны Милана Нургалиева яулады - «Кыңгыраучык» балалар бакчасы, җитәкчесе: Павлова Нина Ивановна;
«Табигать» темасы буенча «Рәсем» номинациясендә 2 урынны Ясминә Якупова яулады - «Кыңгыраучык» балалар бакчасы, җитәкчесе: Миндукова Ольга Алексеевна;
«Тормыш» темасы буенча «Рәсем» номинациясендә 2 нче урынны Дарья Джанкова яулады - «Кыңгыраучык» балалар бакчасы, җитәкчесе: Солтанова Фирдәвес Рашатовна;
«Сәламәтлек» темасы буенча «Рәсем» номинациясендә 3 урынны Злата Сурикова яулады -  «Бәләкәч» балалар бакчасы, җитәкчесе: Ковшова Ольга Васильевна.

8 яшьтән 11 яшькә кадәрге категориядә:
«Табигать» темасы буенча «Рәсем» номинациясендә 2 урынны Питрәч беренче мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Никита Козлов яулады, җитәкчеләре: Ефремова Екатерина Сергеевна, Козлова Ирина Владимировна.

11 яшьтән 15 яшькә кадәрге категориядә:
«Табигать» темасы буенча «Рәсем» номинациясендә 3 урынны Дарья Афонина яулады - балалар иҗат йорты, җитәкчесе: Афонина Венера Ивановна.
«Кешелек» номинациясендә 3 нче урынны Питрәч беренче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Эвелина Саферова яулады, җитәкчесе: Бочкарева Алина Андреевна.
Конкурсны оештыру комитеты рәисе, «Гармония мира» муниципаль берәмлеге Президенты Т.М. Назаренко - Матвееваның Рәхмәт хаты белән конкурсның муниципаль этабын оештыру һәм үткәрүдә югары профессионализмы һәм Россиянең яшь буынын тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре: учреждение директоры Дарья Юматова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Просвирнина, методист Ирина Козлова һәм өстәмә белем бирү педагогы Венера Афонина бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса