Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмышны сынамагыз. Өйдә генә утырыгыз

Питрәчлеләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафка тарта башладылар. Сүз инде зур суммалар турында бара.

Берничә көн эчендә питрәчлеләрнең коронавируска бәйле вәзгыятькә карашлары үзгәрде. Әле узган җомгада, бу атнада ял дип игълан иткәч, халык моңа җитди карамаган иде, әбиләр оныклары белән паркларга чыкты, малайлар футбол типте, ә ата-аналарының контроле һәм игътибары җитмәгән яшүсмерләр хәтта район үзәге урамнары буйлап машинада җилдерде. Хәзер инде кәеф башка, әбиләр дә, оныклар да өйдә, теге яшүсмерләр тиешле җәзаларын көтә. Күпләр хәлнең җитдилеген аңлый.
Район территориясендә полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре рейдлар үткәрә, алар үз тормышларын һәм якыннарының сәламәтлеген куркыныч астына куйган кешеләрне ачыклый һәм җәзага тарта. 2 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен инде биш питрәчлегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Алар 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санкцияләр автомобиль руле артына утыручыларга да кагыла.
Бүген район халкына "Өйдә калыгыз!" дип коронавирус эпидемиясе куркынычы турында хәбәр итәләр.
Казан-Шәмәрдән автоюлының 16 километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчү турында аңлату эшләре алып бардылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса