Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йортлар әзер - «Яшьлек» торак комплексында күптән көтелгән вакыйга

Көек авылында «Яшьлек» микрорайонында яшәүчеләргә күптән көткән фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Яңа торак комплекс төзелеше өч ел элек башланган иде. Йортны 2016 елның маенда тапшырырга ниятләсәләр дә, төзелеш оешмасы бу вакытка үз вазыйфаларын үтәмәгән. Ул аларны соңрак та үтәмәгән, бөлгенлеккә төшкән, хәзер аның буенча җинаять эше алып барыла. Алданган милекчеләрнең йортын төзеп бетерүгә бу җәйдә «Бриз» төзелеш компаниясе алынды. Бүген инде биредә яшәүчеләр өй туйларын билгеләп үтә.

- Бу күптән көткән вакыйга, без беренче ике йортны файдалануга тапшырдык, хәзер фатирларга күченәләр. Калган ике йорт та быел файдалануга тапшырылачак. Әлеге объект төзелешен тәмамлау өчен республика хөкүмәте һәм җирле хакимият тарафыннан зур эш башкарылды, - дип билгеләп үтте «Бриз» төзелеш компаниясе җитәкчесе Андрей Беляков.
- Бу көнгә без озак һәм сикәлтәле юллар аша килдек, әлбәттә, борчылулар да, мәшәкатьләр дә күп булды, күз яшьләре дә түгелде. Әмма без туктап калмадык, уртак карарларга килдек. Хәзер өйләрегездә һәрвакыт бәхет-шатлык кына булсын, - диде район башлыгы Илһам Кашапов.
- Ниһаять, бу көн дә килеп җитте. Без сезгә бик рәхмәтле, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга яңа йортта яшәүчеләр исеменнән Асия Ворожейкина, яңа фатир ачкычларын кабул итү тантанасы вакытында. Әлбәттә инде, ул күз яшьләрен тыеп кала алмады.
Яңа фатир хуҗалары барлык кунакларга да шигырь юллары аша рәхмәтләрен белдерде һәм аларга төзелеш каскалары бүләк итте. Кунаклар да Ворожейкиннар гаиләсен кыйммәтле бүләкләр белән сөендерде.
- Бүген мин ничек сөенүемне яшереп кала алмыйм, мин шулкадәр шат һәм рәхмәтлемен. Тормышта бер нәрсә дә юкка гына түгел. Мин һәрвакытта, ни өчен язмыш миңа шундый сынаулар бирә икән, дип уйлый идем. Төзелеш эшләрен туктаттылар, җәен нишләргә белмәгәнлектән палаткалы лагерь булдырдык һәм шунда булачак күршеләрем белән якыннан таныштым. Бер-беребез белән дуслаштык, яхшы күршеләргә әйләндек. Әлеге сынаулар чын дусларны табу өчен кирәк булганын аңладым. Хәзер без бергәләп микрорайон иң матуры булсын һәм чәчәк атсын өчен бар көчебезне куячакбыз, - дип сөйләде «Яшьлек» яңа торак микрорайонында яшәүче Рана Хәлимуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса