Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Игътибар! “Әнинең бәхетле мизгелләре” фотоконкурсы игълан итәбез

Һәрбер кеше өчен әнидән дә кадерлерәк һәм якынрак кеше юк.

Елның иң изге бәйрәмнәренең берсе - Әниләр көненә махсус, без әниләрне шатландырыр өчен "Әнинең бәхетле мизгелләре" фотоконкурсы үткәрергә булдык.

Безнең белән әниегезнең бәхетле, шатлыклы һәм башка хис-тойгыларын гәүдәләндергән фотолар белән уртаклашыгыз.

Әниегезнең фотосын (1 фото) 2016 елның 3 ноябреннән 13 ноябренә кадәр algared@yandex.ru

электрон адресына җибәрегез.

2016 елның 14 ноябреннән 27 ноябренә кадәр "Вперед" (pestrecy-rt.ru) газетасы сайтында җиңүчене игълан итү өчен Интернет-тавыш бирү узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча бер җиңүче билгеләнәчәк.

Фотоконкурс җиңүчесе безнең спонсор - маникюр сервисының профессиональ мастеры Алена Габдрахмановадан маникюр сертификаты алачак.

Шулай ук сез Аленага маникюрга 8-9534-00-87-75 телефоны яисә https://vk.com/alenaiv90 ссылкасы буенча социаль челтәрдә языла аласыз. 6+

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса