Хөрмәтле укучыларыбыз һәм сайтның актив файдаланучылары!
Сезгә яңа "Минем онытылмас ялым" фотоконкурсы тәкъдим итәбез.
Күпләр ялларын сәяхәтләрдә, ачык һавада үткәрделәр. Сезнең арагызда кемдер яңа урыннар ачкан, ә кемдер гаиләсе белән дачада булгандыр. Һәм, күбегез ял иткәндә истәлеккә фотога төшкәнсездер. Хис-кичерешләрегез белән безнең белән уртаклашыгыз һәм бүләкләр отыгыз!* Фотогыз никадәр кызыграк булса, җиңүче булырга мөмкинлегегез шулкадәр күбрәк.
22 сентябрьгә кадәр безнең algared@yandex.ru электрон адресына фотоларыгызны юллагыз.
Барлык катнашучыларга да Ф.И.О., адрес һәм телефон номерын күрсәтергә кирәк.
2016 елның 23 сентябреннән 4 октябренә кадәр "Вперед" газетасы сайтында (pesrtecy-rt.ru) җиңүчене билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү узачак.
*Фотоконкурсның җиңүчесе спонсорыбыз ИП Л.Ананьева "Матурлык студиясе. Профессиональ косметика кибете"нә (Питрәч авылы, Совет урамы, 5а йорт, "Магнит" кибете каршында) бер тапкыр килүгә сертификат алачак.