Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без беренче булып караячакбыз

"Кабан күле хәзинәләре" ("Сокровища О.К.") фильмы Казанда 30 апрельдә, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, бер көн алда күрсәтә башлаячаклар. Россиянең башка шәһәрләрендә, БДБ һәм Балтыйк буе илләрендә "Двадцатый Век Фокс СНГ" ширкәте фильмны 1 майдан күрсәтә башлаячак.

Казан "Сокровища О.К." фильмының төп герое булачак. Режиссер Дмитрий Коробкинның «Кабан күле хәзинәләре» фильмы узган елны Казанда, Мәскәүдә һәм Владивостокта төшерелгән. Анда Явыз Иванның Казанны яулавы барышында яшерелгән хан байлыкларын эзләү турында сүз бара.
Иван Грозный Казанны басып алган вакытта ханның яшерелгән хәзинәләрен эзләү һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт турында сөйләүче әлеге картинаны Американың легендарь "Приключения Индианы Джонса" һәм "Невероятные приключения итальянцев в России" дигән популяр совет комедиясе белән чагыштыралар. Әйтергә кирәк, фильмны төшергән вакытта анда катнашучылар төрле күңелсез хәлләргә дә юлыккан. Әмма барысы да яхшы тәмамланган!
Фильмның өчтән бер өлеше урта гасырлардагы Казанны сурәтли. Кирмән диварларын, XVI гасыр архитектурасын Мәскәүдәге кино павильоннарында төзегәннәр. Компьютер графикасына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Фильмны төшерү эшләре Казанның иң матур урыннарында - Кремльдә, Казансу буенда, Кабан күлендә барган, Мәскәүдән һәм Татарстаннан якынча 150 кеше эшләгән, 20 махсус төшерү техникасы җәлеп ителгән. Вертолеттан төшергән сюжетлар да булган, шулай ук фильмның кайбер өлешләрен су астында да төшергәннәр.
Картинада төп геройлар өчәү: Кирилл Николаев - аны җырчы Алексей Воробьёв уйный. Явыз образ буларак тәкъдим ителгән Миледи, аны Мария Кожевникова башкара. Татар кызы - бу рольне Казан телеканалларының берсендә алып баручы булып эшләүче Эльвира Ибраһимова уйный. Кирилл әлеге ике гүзәл хатын-кыз арасында сайлана. Ләкин бу әле ул аларның берсен һичшиксез, сайлаячак дигән сүз түгел. Фильмда шулай ук Гоша Куценко, Сергей Шакуров, Виктор Вержбицкий, Байбулат Батуллин да катнаша.

Фото http://www.alekseyvorobyov.ru/foto_details_76.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса