Тырышырга һәм иң яхшы почтальон булырга
"ТАТМЕДИА" АҖ, язылу кампаниясе кысаларында, 2016 елның 2 нче яртыеллыгына республика почтальоннары арасында конкурс игълан итә.
Конкурста, 2016 елның 2 нче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына яздырган теләсә кайсы хезмәткәр һәм почта бүлеге катнаша.
Җиңүчеләрне ачыклау критерийлары:
- 2015 елның 2 нче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына язылган басмалар санына карата 2016 елның 2 нче яртыеллыгына яздырган басмалар саны;
- 2016 елның 2 нче яртыеллыгына яздырган "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларының гомуми саны;
- йортлар саны исәбенә карата әбүнәчеләр саны.
Конкурсның номинацияләре: "Иң яхшы шәһәр почтальоны", "Кече шәһәрләрнең иң яхшы почтальоны", "Иң яхшы авыл почтальоны" - җиңүчеләрне 16644 сум күләмендә бүләк көтә. "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге" - кыйммәтле бүләк - 30000 сум. "Журнал буенча иң яхшы тираж " - 30000 сум.
Үткәрү срогы - 2016 елның 1 апрельнән 30 июненә кадәр.
Конкурсның җиңүчеләре 2016 елның 10 августына кадәр билгеле булачак.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа